9 май – Россия тарихында аерым бер үзенчәлекле көн – Җиңү көне! Бу бәйрәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүне билгеләп үтү йөзеннән расланган. Шул уңайдан 4 май көнне Сауш авылы китапханәсендә китап укучыларга “Батырлар даны мәңгелек” темасы белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Җиңү көненең җиңел бирелмәве, 1941 - 1945 еллардагы сугышта 27 миллион ватандашыбыз яу кырында ятып калды. Бу Җиңүне яулау, түгелгән көч, сугыштагы төп вакыйгаларның барышы турында күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан, белешмә басмалардан укып белергә була.
Бу синең авылың, синең урамың, синең йортың, тарихка, туган җиреңнең үсешенә өлеш керткән кешеләр, анда яшәүчеләр. Шармыш авыл китапханәсендә «Гаилә елы» уңаеннан «Мы гордимся нашими земляками» исемле әңгәмә үткәрелде. Танылган, лаеклы һәм кызыклы кешеләр турында җыелган материал «История и знаменитости села Шармаши» күргәзмәсендә урын алды.
5 май көнне Сауш авыл китапханәсендә Җиңү көненең төп атрибутларының берсе булган «Георгиевская лента» брошкасын ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Очрашуда катнашучылар бу символның барлыкка килү тарихы белән танышып: тасма төсләренең нәрсә аңлатканын белделәр. Аларга Георгий тасмасын ничек дөрес тагарга кирәклеге турында аңлатылды. Ул чыннан да халык хәтеренең, әтиләрнең һәм бабайларның батырлыкларына хөрмәт символы булсын өчен, күкрәкнең сул ягында гына, йөрәк янында куелырга тиешлеге әйтелде.
Аның максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт - рәхмәт белдерү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү уңаеннан үткәрелә. 3 май көнне Сауш авыл китапханәсе китапханәчесе «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылып китапханә тәрәзәләрен Җиңүнең төп символлары булган – мәңгелек ут, йолдызлар, язулар, салют, чәчәкләр һәм күгәрченнәр белән бизәде.
Бүгенге көндә әлеге тема бөтен җирдә фикер алышу өчен ачык. Коррупциягә каршы эшчәнлектә уңышлылык нигезе нәрсәдә соң? Бу, әлбәттә, әлеге проблеманың үтә күренмәлелеге. Һәм хәзерге җәмгыятьнең мөһим эше булып коррупциягә каршы торуны атарга мөмкин.
4 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсе дә әлеге акциягә кушылды. Китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышы, ул елларда совет халкының батырлыгы турында сөйләде. Укучылар Муса Җәлил, Фатих Кәримнең шигырьләрен укыдылар. Шигырьләр буенча фикер алыштылар, укучылар китапханәченең сорауларына җаваплар бирделәр. Чара “Сугыш кайтавазы эзләреннән” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып бәйрәм белән котлап, хәлләрен белешеп бүләкләр тапшырдылар. Аларга сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләделәр. Сугыш чоры балалары хезмәткәрләрне шатланып каршы алды. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында алар күз яшьләре аша сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар. Котлау сүзләре өчен алар җылы сүзләр әйттеләр, акыллы тормыш киңәшләрен бирделәр, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Иске Җөри авылы модель китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XV халыкара акциясенә кушылды. Акция кысаларында китапханәчеләр Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына Җиңү көненең әһәмияте, Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы турында сөйләделәр. Балалар сугыш геройлары турында әсәрләр белән таныштылар һәм укыган әсәрләр турында фикер алыштылар. Китапханәдә «Сугыш турында китаплар укыйбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында китапханәчеләр балаларга Бөек Ватан сугышы турында китаплар исемлеген тәкъдим иттеләр.
Беренчеләр хәрәкәте активистлары, Россия бөркетләре мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Җиңү тәрәзәләре» һәм "Георгий тасмасы" бөтенроссия акцияләрендә катнаштылар.
Районнын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.