Бүгенге көндә әлеге тема бөтен җирдә фикер алышу өчен ачык. Коррупциягә каршы эшчәнлектә уңышлылык нигезе нәрсәдә соң? Бу, әлбәттә, әлеге проблеманың үтә күренмәлелеге. Һәм хәзерге җәмгыятьнең мөһим эше булып коррупциягә каршы торуны атарга мөмкин. Бу темага 28 апрель көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә яшьләр белән әңгәмә булды. Китапханәчеләр яшьләргә коррупцияне билгеләү, коррупциянең төрләре белән көрәшүнең төп ысуллары, дәүләт һәм шәхси структураларга коррупциянең нинди зарар китерүе турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында яшүсмерләр тормышыбызда очрый торган төрле хәлләр турында фикер алышуда катнаштылар, тәкъдим ителгән вакыйгалардан чыгу юлын табарга тырыштылар, коррупция күренешләренә һәм аның белән көрәшү ысулларына үз мөнәсәбәтен белдерделәр.