Язлар җитеп, Җиңү көне якынлашкан саен күңелне моң баса, йөрәк сагышка төренә. Чөнки никадәрле югалтулар, ачы кайгылар һәм сынаулар аша бирелгән ул бәйрәм безгә. Без, хәзерге чор балалары, аяз күк йөзе астында, тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез. Әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны башка беркемгә һәм беркайчан күрергә язмасын иде. Шундый теләкләр белән 3 нче май көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар арасында “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.
Шармыш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья Кояш көненә багышланган «Һәр биттә Кояш» күргәзмәсе янында әңгәмә уздырылды.
3 нче май көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Сугыш турында укылган китап – Җиңү көненә минем бүләк!" дигән акция оештырылды. Чараның төп максаты - балаларны Бөек Ватан сугышы турында китаплар укуга җәлеп итү һәм хәтерне саклау. Китап укучылар белән Г.Әпсәләмов, М. Мәһдиев, М.Җәлил, Ф.Кәрим һ.б. кебек авторларның әсәрләреннән өзекләр укылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан 30 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янын һәм 2 май көнне Мирәтәк авылындагы обелискны җыештырдылар. Узган елгы коры үләнне, яфракларны җыеп алдылар. Буяу эшләрнен башкарып, агачлар утырттылар. Һәйкәлне төзекләндерү - сугышта һәлак булганнар алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында хөрмәт. Хезмәт нәтиҗәсен күрү бик күңелле булды, һәркем бу эшкә үз җылысын кертте, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янындагы чиста территория тирә-юньдәгеләрне сөендерә, һәр җирдә чиста һәм матур.
Бөек Җиңү көненә карата 2 нче май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Бөек һәм мәңгелек батырлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә китапханә фондында булган сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде.
2 май көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә Җиңүнең 79 - еллыгы уңаеннан, “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдәге укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш, көнкүреш вакыйгаларын сөйли.
Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Бурычлар һәм хокукларны әкиятләр аша өйрәнәбез” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әңгәмә барышында яшүсмерләр кылган хокук бозулар һәм аларның нәтиҗәләре турында сөйләште. «Хокук бозу» сүзе төшенчәсе турында аңлатылды. Закон бозу, ул җәмгыятькә зыян китерә, аның өчен өлкәннәр һәм яшүсмерләр өчен җәза каралган, хокук бозу төрләрен санап чыгылды — бу кыйнау, урлау, яла ягу, үтерү, алдау. Шулай ук алга таба ничек итеп хокук бозуларга юл куймаска икәне аңлатылды.
Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Май бәйрәмендә Баландыш авыл китапханәсе дә “Агач утырту” акциясенә кушылып ял паркы янына агач утыртуда катнашты.
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау җыелышы булды. Төп хисап докладын профсоюз оешмасы рәисе Әлфия Зөфәр кызы ясады, аның эше канәгатьләнерлек дип табылды.
Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан 2 май көнне Әбде авыл китапханәсе мәдәният йорты директоры һәм мәктәп белән берлектә акциядә катнашып, Бөек Ватан сугышында катнашкан Никитин П.П., махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре Никитина А. А. һәм Пушкарева М. Е. өйләренә барып, хәлләрен белеште. Аларга сәламәтлек, иминлек теләп, хөрмәт йөзеннән Георгий тасмаларын тапшырдылар. Барысы да очрашуга шатланып, үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.