Абде авыл җирлегендә «И тем, кто был когда –то на войне мы говорим сегодня Слава» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе старт алды.

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан 2 май көнне Әбде авыл китапханәсе мәдәният йорты директоры һәм мәктәп белән берлектә акциядә катнашып, Бөек Ватан сугышында катнашкан Никитин П.П., махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре Никитина А. А. һәм Пушкарева М. Е. өйләренә барып, хәлләрен белеште. Аларга сәламәтлек, иминлек теләп, хөрмәт йөзеннән Георгий тасмаларын тапшырдылар. Барысы да очрашуга шатланып, үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International