«Һәр биттә Кояш»

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Шармыш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья Кояш көненә багышланган «Һәр биттә Кояш» күргәзмәсе янында әңгәмә уздырылды. Китапханәче балаларга 1994 елда Халыкара кояш энергиясе җәмгыятенең Европа бүлеге тарафыннан гамәлгә куелган язгы бәйрәм — Кояш көне билгеләп үтелүе хакында сөйләде. Балаларны китап күргәзмәсендә урнашкан китаплар белән таныштырды. Алар -  М.Пляцковскийның  «У солнышка в гостях», «Солнышко на память»; Л. И. Ошанинның «Пусть всегда будет солнце», Токмакованың «Ходит солнышко по круг»  һәм К. Чуковскийның «Краденное солнце» әкиятләре. Балалар “Кояш булмаса, нәрсә булыр иде?” дигән темага әңгәмәдә катнаштылар. Чара барышында кояш турында риваятьләр һәм К.Д. Ушинскийның «Кояш һәм җил» хикәясе укылды. Балалар кояш турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International