1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә, Сауш авыл китапханәсендә шушы бәйрәм уңаеннанә балалар белән «Беренче Май каруселе» темасы белән уен-конкурс үткәрелде. Чара барышында балаларга 1 Май бәйрәменең барлыкка килү тарихы сөйләнелде. Аннары күңел ачу уеннары, конкурслар, язгы темага табышмаклар әйтелде. Чарада катнашучылар бу бәйрәмне бик яратып, уеннарда актив катнашып, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
Ел саен, 28 апрельдә, бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмый калуга ярдәм итү максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 28 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә “Куркынычсыз хезмәт - һәркешенең хокукы” дигән тематик күргәзмә оештырылды. Китап укучыларга хезмәтне саклау буенча норматив-хокукый база, хезмәткәрләрнең хокуклары һәм бурычлары, хезмәтне саклау буенча законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре турында мәгълүмат тупланган «Хезмәт иминлеге синнән башлана» дип исемләнгән буклетлар таратылды.
Тукай туган көн республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.
29 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә “Агач утырту көне” акциясе кысаларында агач утырту оештырылды. Әлеге акциядә Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Барлык катнашучылар да уртак хезмәттән уңай тәэсирләр алдылар.
Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә "Серле әкиятләр дөньясы» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Бөек татар шагыйре Г.Тукайның иҗади мирасы - бәяләп бетергесез байлык. Аның гаҗәеп әкият, поэма, шигырьләре белән инде ничәмә-ничә буын тәрбияләнә. Безнең китапханәдә дә Тукайга багышлап уздырылган чаралар зур хөрмәт һәм кызыксыну белән уздырыла. Аның әсәрләре буенча иҗат ителгән рәсемнәр дә шул хакта сөйли. Рәсемнәр күп булса да, конкурс нәтиҗәләре буенча, иң матур дип табылган рәсемнәр призлы урыннарга лаек булды.
Югары Кибәхуҗа авыл авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" федераль проекты кысаларында "Георгий тасмасы" ясау буенча мастер-класс узды. Әлеге чарада китапханәче Георгий тасмасының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде, нәкъ менә Георгий тасмасының Җиңү символы һәм бу ике төснең ни икәнлеген аңлатты. Чарада катнашучыларның һәрберсе 9 майда күкрәгендә горурлык белән йөртеләчәк Җиңү символын ясады.
Шәтке авыл китапханәсе «Пушкин картасы» проекты кысаларында яшьләр өчен «Әдәбият белгечләре» дигән интеллектуаль уен үткәрде. Чарада укучылар рус һәм чит ил авторларының яраткан китаплары буйлап сәяхәт иттеләр. Уен вакытында катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар.
Ежегодн, 28 апреля с целью предотвращения несчастных случаев и заболеваний на рабочих местах во всем мире Международная организация труда отмечает Всемирный день охраны труда. В связи с этим в Среднемешинской сельской библиотеке была организована тематическая выставка “Безопасный труд - право каждого человека”. Выставка призывает обратить внимание на проблемы безопасности труда, улучшение его условий, повышение общей культуры трудовой деятельности, напоминает о соблюдении техники безопасности и ответственности как за свою жизнь, так и за тех, кто находится рядом с вами.
Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. Шул уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә яшьләр белән “Терроризм һәм экстремизмга без каршы” дип исемләнгән темага диспут уздырылды. Әлеге чараның максаты яшьләргә террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. Терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышынды.
Максабаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм башка Ю.Кибәхужа авыл җирлегенә кергән бюджет учреждениеләре эшчеләре белән берлектә әлеге унайдан үткәрелгән омәдә катнашты. Өмәдә җирлек территориясендәге чишмә, күпер, юл кырыйлары, һәйкәл-обелиск яннары чүп-чардан чистартылды.