Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим.

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. Шул уңайдан Иске Җөри  авылы модель китапханәсендә яшьләр белән “Терроризм һәм экстремизмга без каршы” дип исемләнгән темага диспут уздырылды. Әлеге чараның максаты яшьләргә террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.  Терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International