Шәтке авыл китапханәсе «Пушкин картасы» проекты кысаларында яшьләр өчен «Әдәбият белгечләре» дигән интеллектуаль уен үткәрде. Чарада укучылар рус һәм чит ил авторларының яраткан китаплары буйлап сәяхәт иттеләр. Уен вакытында катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар. “Әдәби терминнар”, “Геройны уйла”, “Әдәби калейдоскоп”, “Пантамимо” дигән конкурсларда актив катнаштылар. Балалар катлаулы биремнәрне үтәделәр һәм хәйләле сорауларга җавап бирделәр, танылган язучыларның тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактларны искә төшерделәр. Уенда катнашучылар китаплардан цитаталар, афоризмнар тыңладылар, авторларны һәм әсәрләрнең исемнәрен билгеләделәр, искергән сүзләрнең мәгънәләрен ачтылар.