Ел саен, 28 апрельдә, бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмый калуга ярдәм итү максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 28 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә “Куркынычсыз хезмәт - һәркешенең хокукы” дигән тематик күргәзмә оештырылды. Китап укучыларга хезмәтне саклау буенча норматив-хокукый база, хезмәткәрләрнең хокуклары һәм бурычлары, хезмәтне саклау буенча законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре турында мәгълүмат тупланган «Хезмәт иминлеге синнән башлана» дип исемләнгән буклетлар таратылды.