26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә, быел аның тууына 138 ел тулды.

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Тукай туган көн республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә һәм инде моннан бер гасырга якын элек язылсалар да, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Шагыйрьнең 138 еллыгы уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Нурландырып торсын юлыбызны Тукай каләменең яктысы!” дип исемләнгән әдәби флешмоб уздырылды. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән китапларыннан төзелгән  “Гасырларда калган Тукай моңы, нур сибәсең һаман безгә син” күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International