Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау җыелышы булды. Төп хисап докладын профсоюз оешмасы рәисе Әлфия Зөфәр кызы ясады, аның эше канәгатьләнерлек дип табылды. Җыелыш карары белән ревизия комиссиясе хисабы расланды. Аннары, 2024 елдан 2029 елга кадәр яңа чорга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашырып, якындагы биш елда профсоюз оешмасы эше белән җитәкчелек итәчәк профком рәисен һәм әгъзаларын сайлаулар узды. Мәктәпнең беренчел профсоюз оешмасы рәисе итеп бертавыштан Фәния Миннехазиповна сайланды.
#выборывпрофсоюзетатарстан #eduninoru
#eseur #edunionru #выборывпрофсоюзетатарстан