Нәрсә ул кече Ватан?

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бу синең авылың, синең урамың, синең йортың, тарихка, туган җиреңнең үсешенә өлеш керткән кешеләр, анда яшәүчеләр. Шармыш авыл китапханәсендә «Гаилә елы» уңаеннан «Мы гордимся нашими земляками»   исемле әңгәмә үткәрелде. Танылган, лаеклы һәм кызыклы кешеләр турында җыелган материал «История и знаменитости села Шармаши»  күргәзмәсендә урын алды. Укучылар, күргәзмәне карап чыгып, Капитонов Н. М., Христофоров Н. Г., Васильев Г. В., Новиков Ю. В. ның тормыш тарихы белән танышалар. Без якташларыбыз белән горурланырга, өлкәннәргә карата хөрмәт хисе күрсәтергә тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International