ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге күргәзмәдә 2017 ел символы – әтәч елына багышланган әкият китаплары урын алды. Китапханәче китап укучылар белән очрашу вакытында күргәзмәдәге китаплар буенча әңгәмә дә үткәрсә, бу китаплар тиз арада укырга да алына. Бүгенге көндә 8 китап укырга алынды.

Аның асылы бик гади: буккросингта катнашкан кеше җәмәгать урынында нинди дә булса китап калдырып китә, аны алып укыган кеше, шулай ук, башкалар укысын өчен үзенә кирәк булмаган китабын калдыра. Әлеге укулар эстафетасын башлап җибәрү өчен, без җәмәгать урыны итеп балалар китапханәсен тәкъдим иттек. Тәҗрибә күрсәткәнчә, китап укучы балалар башкалар укысын өчен үзләренең китапларын калдырырга риза. Бу юнәлеш китап укучыларда зур сорау тудырыр дип өметләнәбез.

Шуны күздә тотып, Айдар авыл китапханәсендә дә 2015 елның гыйнвар аеннан  башлап "Китапханә сулышы" дип исемләнгән газета чыгарыла башлады. Газета кварталга 1 мәртәбә чыгарыла, искәрмә буларак, бәйрәм һәм юбилей даталары уңаеннан махсус саннары да бастырыла. 2016 елда "Китапханә сулышы" газетасының 6 саны дөнья күрде.

“Ватан геройлары көне” нә карата, укучыларга үз илебезнең үткәненә, ата-бабалар батырлыгына ихтирам һәм горурлык тойгысы тәрбияләү максатыннан 13 декабрь  көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Бу бәйрәмне билгеләп һәм аның белән горурланып без үз җилкәсендә сугыш авырлыкларын күтәргән кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез. Алар батырлыгыннан башка якты көн булмас иде.

Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылары театральләшкән күренеш әзерлиләр, шулай ук биергә һәм җырларга өйрәнәләр. Бәйрәм күңелле үтсен өчен укучылар костюмнар тегәләр. Ә бүген ишек алдында балалар кардан сыннар ясау белән шөгыльләнделәр.

Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылары театральләшкән күренеш әзерлиләр, шулай ук биергә һәм җырларга өйрәнәләр. Бәйрәм күңелле үтсен өчен укучылар костюмнар тегәләр. Ә бүген ишек алдында балалар кардан сыннар ясау белән шөгыльләнделәр.

2016 елның 14 декабре көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Иң яхшы авыл хуҗалыгы белгече”  грантларын тапшыру уздырыла. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов катнаша.

Теләче районнынан чарада  4 җиңүче катнаша. Алар «Иң яхшы агроном» - Гарифуллин Фарит Мухаметгалиевич – Теләче Агро ҖЧҖ Сауш бүл.агрономы,   «Иң яхшы ихтисатчы» - Каримуллина Альфира Гаптулхаковна –«Тан» хуҗалыгы ихтисатчысы, «Иң яхшы хисапчы» - Мухаметзянова Гульсина Тагировна- «Алан» хуҗалыгы хисапчысы,  «Иң яхшы мал табибы» - Нурмухаметов Фарит Вакифович-   «Тан» хуҗалыгы мал табибы. Котлыйбыз аларны.

Олы урта Мишә мәктәбенең 3 классында, укытучы Габдрахманова Гүзәл Габделхәй кызы тарафыннан, инглиз теленнән ачык дәрес уткәрелде. Дәрес  ФДББС нигезләнеп алып барылды. Соңыннан укытучы дәресенә үзанализ ясады, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Безнең балалар бакчасында әти - әниләр өчен "Яңа ел бүләкләре" һәм "Яңа ел композиция" дип исемләнгән конкурс бара.Әти - әниләр бу конкурска бик теләп катнашалар, алар үзләренең эшләгән кул эшләрен бакчага алып килә башладылар, аларга алга таба уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International