Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылары театральләшкән күренеш әзерлиләр, шулай ук биергә һәм җырларга өйрәнәләр. Бәйрәм күңелле үтсен өчен укучылар костюмнар тегәләр. Ә бүген ишек алдында балалар кардан сыннар ясау белән шөгыльләнделәр.