Бүген дә без еллык палан нигезендә каралган “Чыршыкай-купшыкай” бәйгесен игълан иттек. Хөрмәтле әти-әниләр! Бәйгенең вакыты чикле: 2016 елның 10 нчы декабреннән 25 нә кадәр. Бәйгедә катнашып калырга ашыгыгыз!
Чыршыкай-купшыкай
Иң матуры кемнеке?
Ерак арадан син безгә
Инде килеп җиттеңме?
Утырышның көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды.
1) Теләче муниципаль районының 2017 нче елга һәм 2018 – 2019 нчы еллар план чорына бюджеты турында;
2) “Теләче муниципаль районында 2016-2018 елларга кабул ителгән яшьләр сәясәтен үстерү” Программасының үтәлеше турында;
3) Теләче муниципаль район Советының 2017 нче елга эш планы турында.
Алар яңа кайткан китаплар белән таныштылар, таушалган китапларны төзәттеләр, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында булдылар.
Ә сау-сәламәт кешеләр, бу декада кысаларында булса да, мөмкин кадәр аларның тормышларын җиңеләйтергә, моңсу күңелләрен күтәрү кебек изге гамәлләр кылырга тиештер. Инвалидлар декадасы уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе китапханәчесе тумыштан инвалид булган авылдашларының өенә барып, китап-журналлар, күчтәнәчләр бүләк итте. Аларның кул эшләре белән танышып, рәхмәт хисләрен җиткерде.
Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп,азык эзләүче кошларны күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм көтә. Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра.Шуны күздә тотып, Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кошларга ярдәм итәргә булдылар. Җимлекләр ясап, мәктәп янындагы агачларга элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге кошларны көнбагыш, кабак орлыклары белән сыйлыйлар.
“Ел психологы” конкурсында Теләченең 3 нче балалар бакчасының педагог-психолыгы Баева А.Г. беренче урынны яулады. Шунысын да әйтеп үтик, бәйге дә гадәти булмады. Ачык дәрес, эссе, мастер-класс кебек биремнәр белемле булудан тыш тапкыр, җитез булуны да таләп итә. Барлык балалар бакчасында һәм мәктәптә эшләүче педагог-психологларның иң элек профессиональ белем көчләрен сынатып уздырылган бәйге иде ул.
Коллегабызны коллектив исеменнән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар, сөенечләр юлдаш булсын иде.
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчалары өчен түләүнең төп һәм өстәмә конпенсациясен кайтару ” темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш барышында Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы буенча 41 нче номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Нигъмәтҗанов Ф.В. әти-әниләргә балалар бакчалары өчен түләүнең төп һәм өстәмә конпенсациясен кайтару өчен электрон рәвештә гаризалар тутыру тәртибен аңлатып үтте.
Җыелыш барышында әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.
Старший воспитатель Тюлячинского детского сада №2 Галимова Н.Ф. в составе делегации Тюлячинского района 9 декабря участвовала в республиканской конференции работников образования и науки по теме: «Опыт реализации преемственности дошкольного и начального общего образования в условиях введения федерального государственного образовательного стандарта», которая прошла в поселке городского типа Уруссу Ютазинского района РТ. Конференция была организована Министерством образования и науки РТ совместно с Государственным автономным образовательным учреждением дополнительного профессионального образования «Институт развития образования РТ».
2016 елның 8-10 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә 1999-2001 елда туган егетләр, кызлар арасында Шамил Садриев истәлегенә билбау көрәше буенча турнир булып үтте. Теләче спорт мәктәбе тренерлары Сафин Алмаз, Җәләлиев Фәнис җитәкчелегендә әлеге ярышта спорт мәктәбе укучылары катнашты.
Көрәш нәтижәләре буенча:
Белоусова Виктория (57 кг)- 4 урында
Гиниятуллина Гузалья (48 кг)- 4 урында
Салимова Анастасия (60 кг)- 4 урында
Хабибуллин Мухаммат (71 кг)- 4 урында