Коррупциягә каршы көрәш көне

2016 елның 13 декабре, сишәмбе
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көндә дөньяның күп илләрендә коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар, очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза. Безнең Максабаш башлангыч мәктәбендә  дә “Коррупция нәрсә ул?” темасы астында класс сәгатьләре үткәрелде. Үсеп килүче яшь буын вәкилләренә әлеге афәтнең нинди куркыныч булуы аңлатылды.  Укытучы Шәкүрова А.М. “Коррупциясез дөнья” дигән фильм карауны оештырды. Соңыннан каралган видеоматериал буенча коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре, дәүләтнең  коррупцииягә каршы эшчәнлеге  турында сөйләштеләр. “Яшь буын  коррупция каршы көрәшергә ничек ярдәм итә ала?”- дигән сорауга җавап эзләделәр.  Коррупция турында, аның җәмгыятькә китергән зыяны турында үз фикерләре  белән уртаклаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International