ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов А.А. җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады.

Ярышлар нәтиҗәсендә:

Хәлилова Диләрә -3 урында

Ершов Андрей -3 урында

Фәсхиев Салават-4 урында

Гәрәев Салават-3 урында

Татарстан Республикасы бу ярышларда 1 урын яулады.

 

Әлеге спортсменнар 2017 елның февраль аенда Мәскәү шәһәрендә узачак Россия беренчелегендэ катнашу хокукы алды.

Укучыларга  ГТО билгеләре һәм таныклыклары тапшырдылар. Алар арасында алтын,  көмеш һәм  бронза билгеләргә лаек булучылар бар. Әлеге укучылар 11 төр күнегү буенча нормативлар тапшырганнар иде. Мәктәп директоры Салават Сатлыкович укучыларга киләчәктә зур уңышлар, сәламәтлек һәм тагын да югарырак үрләр яулавын теләде. || Комплекс ГТО предусматривает подготовку к выполнению и непосредственное выполнение населением различных возрастных групп установленных нормативных требований по трем уровням трудности, соответствующим золотому, серебряному и бронзовому знакам отличия «Готов к труду и обороне» (ГТО).12 декабря в Старозюринской средней общеобразовательной школе прошло торжественное вручение знаков ГТО.

Утырышта 5 көн тәртибе каралды, әлеге көн тәртибе буенча Россия Федерациясеның Татарстан Республикасы буенча тикшеру комитеты идарәсенең  Арча районара тикшеру булеге җитэкчесе урынбасары  И.Н.Әхмәдшин, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территораль үсеш буенча урынбасары И.А.Миңнегулов, район хисап палатасы рәисе Салават Фэрхетдинов, муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Юрий Емельянов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктур усеш бүлеге әйдәп баручы белгече Ф.Ф.Галиәхмәтовалар чыгыш ясадылар. Азактан утырышта каралган көн тәртипләре буенча 7  пунктан торган карар чыгарылды.

Әлеге дата 2004 елдан билгеләп үтелә. 9 декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән шундый очрашу булып үтте. Чарада район прокуроры урынбасары Рамил Сөнгатуллин укучыларга коррупция турында сөйләде. Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова районда коррупциягә каршы эшләр белән таныштырды. Очрашу барышында Олы Мәтәскә авылы имамы Файзуллин И.Г. укучыларга үз фикерләрен җиткерде, аларны тәртипле, әдәпле  булырга чакырды. Укучылар үз чиратында коррупция темасы буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Семинарда безнең мәктәпнең математика укытучылары Юнусова Р.Р. һәм Закирова А.Г ачык дәрес  күрсәттеләр, үзләренең эш тәҗрибәләре белән  уртаклаштылар

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә.

Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады.

Илебез тарихы белән бәйле законнарны бөтен кеше дә белергә тиеш. Конституция – безнең төп Законыбыз. Хәзерге тормышта хокуклар турында барысын да белергә кирәк, чөнки ул төрле мәсьәләләрне дөрес  хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.  

Шул уңайдан Алан балалар бакчасында балалар белән “Дәүләт символлары һәм Россия Федерациясенең Конституциясе”дигән әңгәмә үткәрелде. Дәүләт символлары (флаг,герб,гимн) һәм РФ Конституциясе турында сөйләштек ,презентация карадык. Россия Федерациясенең символлары илебезне тарихын искә төшерүче тарихи чыганаклар. Чөнки дәүләтебез зур, тарихи истәлекләргә бай. Конституциядә нәрсә турында язылганын аңларга тырыштык. (Конституциядә дәүләт төзелеше, гражданнарның бурычлары һәм хокуклары турында язылган. Мәсәлән кеше белем алырга, сәламәтлеге турында кайгыртырга, ял итәргә хокуклы, шулай ук хокуклар белән бергә бурычлар да бар. Табигатьне, туган илен сакларга бурычлы)


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 12 декабре көнне ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан имзаланган график нигезендә хуҗалыкларның агрономнары һәм инженерлары Казан шәһәренә белемнәрен арттыру курсларына җибәрелде.

Исеме  бик  авыр әйтелешле булса да, аның җисемендә  һәркем өчен бик тә кирәкле  булган сәламәт  яшәү  рәвешен  пропагандалау ята. Шуңа күрә спорт белән массакүләм шөгыльләнү кирәклеген күздә тотып,илбашы  шундый карарга килгәндер инде. Безнең Олы Мишә мәктәбендә әлеге фикерне бик сөенеп кабул иттеләр. Мәктәптән кайткач,ялкауланып ятмаска,компьютер яки телевизор экраннарыннан  аерып торырга бик яхшы чара ул. Мәктәбебезнең һәр баласы ГТОның нәрсә икәнен  яхшы белә.Чөнки икенче ел инде ГТО нормативларын тапшыралар. Укучыларыбыз алтын,көмеш ,бронза медальләр яуладылар.

Мәктәпнең тышкы ягын кардан сыннар, укучыларның күмәк көче белән бизәлгән чыршы бизәп торса, мәктәп эченә куелачак чыршыга да  матур уенчыклар әзерләнә башлады.

“Теләче” хоккей клубы Азнакайның “Азнакай бөркетләре” командасы белән кызу уен уйнап, 6:3 исәбе белән бирелергә мәҗбүр булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International