ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

10 нчы  декабрь көнне 6 - нчы сыйныф укучылары СССР Герое Хәбибуллина Наилә Хәбибулловна белән очрашты. Очрашу Русиянең  Хәрби дан – Ватан Геройлары көненә Багышланган иде. Наилә Хәбибулловна укучыларга үзенең тормышы, комсомол, партия сафларындагы эшчәнлеге, КПССның 26 нчы съезды делегаты булуы һәм медаль, орденнар белән бүләкләнү тарихлары хакынды сөйләде. Аның тормышчан, күнел кузгатырлык шигырләрен укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Яш буын үзенең геройларын белергә һәм, алардан үрнәк алып, Ватанга хезмәт итәргә йөрәнергә тиеш.

Хезмәткә һәм саклануга әзер!- совет эпохасы спортчыларының девизы  безнең тормышыбызга яңадан әйләнеп кайтты.. Бүген мәктәбебездә бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы – ГТО билгеләрен 2 укучыга : Фәсхиев Салават һәм Шакиров Айбулатка тапшыру тантанасы булып узды. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы 11 төр күнегү буенча нормативлар тапшыруны үз эченә ала. Укучыларга  мактаулы  билгеләрне Баландыш төп мәктәбе директоры Хузин Ю.Р. тапшырды. Ул үз чыгышында:” Без укучыларыбызны  ГТО тапшыру өчен физкультура дәресләрендә әзерлибез, укучыларга аңлату эшләре дә алып барабыз”-дип билгеләп үтте. Искәртеп үтик, ГТО тапшыруны  В.В.Путин тәкъдим иткән иде. Бүгенге көндә ГТО ны укучылар гына түгел пенсионерлар да тапшыра  ала.

12 декабрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә ГТО билгеләрен тапшыру булды. Спортта казанышлары белән аерылып торган 11 укучы әлеге билгегә лаек дип табылды. Алар арасында бер алтын, җиде көмеш, өч бронза билгеләре бар. Без аларга киләчәктә зур уңышлар, сәламәтлек телибез!

Ярышта безнең районнан Үзәк мәктәбе егетләре һәм Теләче мәктәбе кызлары җыелма командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, районыбызның ике җыелма командасы да 4 нче урынга лаек булды.

10 декабрь көнне “Батыр” спорт комплексында мини-футбол буенча 2000-2003 елгы кызлар  арасында район беренчелеге уздырылды. Ярышта 7 команда катнашты. Җиңүче командалар түбәндәгечә:

1 урын: Теләче мәктәбе

2 урын: Үзәк мәктәбе

3 урын: Шәдке мәктәбе

Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Укучылар яңа ел уенчыклары ясап,  мәктәп ишек алдындагы чыршыны бизәп куйдылар. Ә хәзер укучыларыбыз Яңа ел тамашасына әзерләнәләр.

4 декабрьдә Зәйнуллина Раушания Хәким кызы җитәкчелегендә укучыларыбыз Нәҗипов Зөлфәт, Җаббаров Гадел, Галлямов Мурат  Казанда К. Тинчурин исемендәге театрның  йомгаклу концертында булып кайттылар. Алар Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,  “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында катнашканы өчен,  Диплом белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!

Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары командасы -беренче урында. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. Республика ярышларында, аларга зур уңышлар теләп калабыз.

Бу брошюрада авыл тарихы, колхоз, мәктәп, китапханә, хоккей тарихлары турында мәгълуматлар тупланды. Шулай ук, авылдан чыккан күренекле  шәхесләр турында да язмалар урын алды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International