Мәктәбебездә “Яңа ел бәйрәме”нә әзерлек башланды. Мәктәпнең тышкы ягын кардан сыннар бизәсә,эчке ягын укучылар чыршы бизәгеч уенчыклар белән бизи башладылар. Класс- кабинетларга,коридорга бәйрәм төсе керде. Укучылар дәресләрдә 2 чиреккә йомгаклау контроль эшләре эшләделәр, дәресләрдән соң “Яңа ел бәйрәме”нә газеталар чыгардылар,күмәк биюләр,җырлар өйрәнделәр.
8 декабрь көнне Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә укучылар арасында үткәрелгән иҗади конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурска 200 эш тапшырылган . Җиңүчеләр арасында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Миннебаев И.да бар. Ул үзенең сочинениесендә коррупция белән бәйле гамәлләрне тәнкыйтьләп язган, андый кешеләрне җәзага тартырга кирәклеген әйткән. Илназга Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды. Укучыны һәм рус теле укытучысы Арсланова И.М. ны уңышлары белән котлыйбыз.
Ул көнне Геройлар Республикабызның хөкемәт йорты буенча экскурсияда булдылар. Аннан сон Казанская ратуша бинасында Татарстан Республикасы премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында бәйрәмнең тантаналы өлеше үтте.
Бу чараларда Социалистик хезмәт герое Гөлбикә Кэримова катнашты.
Мәктәп китапханәсендә әлеге темага китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Әлеге дата 2004 елдан башлап, Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән үткәрелә. Шушы дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә тематик сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, гомуммәктәп линейкалары үткәрелде. Район үзәк китапханәсендә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктыркан күргәзмә оештырылды. Олы Мэтэскэ урта мәктәбендә, Баландыш төп мәктәпләрендә узган сыйныф сәгатьләрендә район прокуроры урынбасары Рамил Зиннатуллин, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова, Олы Мәтәскә мәчете имамы Илнур Файзуллин, Баландыш мәчете имамы Рафит Гариповлар катнашты һәм чыгыш ясады.
Бу көннәрдә Күкчә авылы китапханәчесе “Йөрәктән- йөрәккә” - дип исемләнгән рейд үткәрде. Рейд барышында китапханәче инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеште һәм яңа китаплар белән таныштырды.
Китапханәче Мингазова Л.В. балаларга янәшәбездә авыр калган, ярдәм һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр барлыгы турында сөйләде. Мисаллар аша кешеләргә карата ярдәмчел, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга кирәклеге турында аңлатты. “Тормышта могҗизага урын бар!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Без барыбыз да коррупциянең һәм коррупциягә каршы көрәшнең нәрсә икәнен белергә тиешбез. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “Вмести против коррупции” дип исемләнгән стенд ясалды. Әлеге стендка коррупциягә каршы көрәшне яктырткан материаллар һәм коррупция фактларын хәбәр итү өчен “Ышаныч телефоны”урнаштырылды.
Построение правового государства требует не только формирования соответствующей законодательной основы, но и адекватного ей поведения людей, что, в свою очередь, предполагает знание населением своих законных прав и обязанностей и умение применять их в различных ситуациях.
Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, Субаш авылы китапханәсендә, "Ачы язмышлылар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Инвалидлар декадасы кысаларында, китапханәче клуб мөдире белән берлектә сәламәтлекләре чикле булган авылдашларының өйләренә барып хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә.