Әлеге дата 2004 елдан башлап, Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән үткәрелә. Шушы дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә тематик сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, гомуммәктәп линейкалары үткәрелде. Район үзәк китапханәсендә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктыркан күргәзмә оештырылды. Олы Мэтэскэ урта мәктәбендә, Баландыш төп мәктәпләрендә узган сыйныф сәгатьләрендә район прокуроры урынбасары Рамил Зиннатуллин, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова, Олы Мәтәскә мәчете имамы Илнур Файзуллин, Баландыш мәчете имамы Рафит Гариповлар катнашты һәм чыгыш ясады.