Әлеге дата 2004 елдан башлап, Берләшкән Миләтләр оешмасы башлангычы белән үткәрелә. Шушы дата уңаеннан Теләче Җирлекара китапханәсендә “Коррупция - глобальная проблема мирового сообщества” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктырткан материаллар куелды.
Бүген безнең Баландыш төп мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һәм сыйныф җитәкчеләренең “Укучыларның коррупциягә каршы аң һәм белем дәрәҗәләрен үстерүдә мәктәпләрнең роле” дигән темага район күләмендә Семинар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары театральләштергән тамаша күрсәттеләр. Класс җитәкчеләре “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар”, “Коррупция безнең тормышыбызда”, “Намуслы яшик” дигән темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Мәктәп күләмендә гомуми тәрбия чарасы тәкъдим ителде. Методик эш түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән тәмамланды.
В Тюлячинском районе потребитель Г. 01.10.2015г. заключила договор купли-продажи мягкой мебели под заказ через каталог у ИП Абдуллиной И.Р., которая осуществляет деятельность по выездной торговли мебели. Общая стоимость заказа составила 33000 рублей (2 дивана по 16500 руб.) В день подписания договора женщина произвела предоплату в сумме 20000 рублей, а квитанцию об оплате не получила, аж договор толком не прочитав подписала.
6 декабрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре ,сәламәтлекләре чикле булган авылдашларының өйләренә барып хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.
Әлеге спектакль Аналар көне уңаеннан күрсәтелде.
Бу акциядә "Хәзинә" берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә булды һәм пластик шешәдән җимлек ясалды.Бу әзерләнгән җимлеккә кошлар өчен көнбагыш салынды һәм китапханә бакчасындагы агачка эленде. Безнең бу сыйдан кош-корт бик шат иде.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 17,8 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9513 кг. 1 сыерга 15,3 кг. туры килэ, Теләче Агро ҖЧҖның Сауш булекчәсе 1 сыерга 14,9 кг. туры килэ,. Район буенча бу курсәткеч 11,7 кг.
Балалар бакчасында баланы дөрес итеп русча сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы булып тора. Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Балаларның ике телне дә яхшы белүләре мөһим.Эш дәфтәрләре балаларның уйлау,фикерләү сәләтен үстерүдә , аларның сүзлек запасын баетуда бик зур ярдәмлек. Балалар дәфтәрләр белән эшне бик яратып башкаралар .