Бүген безнең Баландыш төп мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һәм сыйныф җитәкчеләренең “Укучыларның коррупциягә каршы аң һәм белем дәрәҗәләрен үстерүдә мәктәпләрнең роле” дигән темага район күләмендә Семинар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары театральләштергән тамаша күрсәттеләр. Класс җитәкчеләре “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар”, “Коррупция безнең тормышыбызда”, “Намуслы яшик” дигән темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Мәктәп күләмендә гомуми тәрбия чарасы тәкъдим ителде. Методик эш түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән тәмамланды.