13 нче декабрь көнне 14.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 13 нче утырышы узды.

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Утырышның көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды.

 

1) Теләче муниципаль районының 2017 нче елга һәм 2018 – 2019 нчы еллар план чорына бюджеты турында;

2) “Теләче муниципаль районында 2016-2018 елларга кабул ителгән яшьләр сәясәтен үстерү” Программасының үтәлеше турында;

3) Теләче муниципаль район Советының 2017 нче елга эш планы турында.

 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Садыйкова Разия Габделәхәт кызы катнашты.

               

                Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., “Теләче муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Карпова Н.В., Теләче муниципаль район Советының бюджет һәм салым мәсьәләләре комитеты рәисе Мирсәетов А.Г., Теләче муниципаль районы Контроль – бюджет палатасы рәисе Фәрхетдинов С.И., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлеге җитәкчесе Галеев А.В. –лар чыгыш ясадылар.

                Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International