26 апрель көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан “Пушкин картасы” кысаларында “Тебя бесценный наш Тукай чтит мир и чтит народ родной” дип исемләнгән йолдызлы сәгать узды. Йолдызлы сәгаттә катнашучылар ике командага бүленеп, белемнәрен сынап карадылар: төрле биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, Тукайның шигырьләрен кычкырып укыдылар. Әлеге чараның максаты: балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, язучының әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү тора. Кичәнеӊ ахыры Г.Тукайныӊ «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Россиядә Гаилә елы кысаларында, Иске Җөри авылы модель китапханәсендә балалар һәм аларның әниләре өчен «Гаиләм йолалары» дигән очрашу уздырылды, анда кунакларыбызны тәрбия һәм әхлакый әһәмияткә ия булган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган татар халкының йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Чара барышында гаиләләр «Сәнгатьле сүз», «Гаиләнең яраткан ризыгы», «Әдәби викторина», «Мода күрсәтү» конкурсларында көч сынаштылар, гаилә турында табышмакларны бергәләп чиштеләр, уеннар уйнадылар һәм гаиләләрдә барлыкка килгән төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар. Чара самавыр янында чәй эчү белән тәмамланды.
26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә “Габдулла Тукай – татар шигъриятендә җидегән йолдыз” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы белән кыскача таныштырып үтте. Видео-презентация күрсәтелде, шигырьләре кычкырып укылды. Бу чарага «Тукайның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашу татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Теләче үзәк китапханәсе 15 марттан 20 апрельгә кадәр Гаилә елы уңаеннан һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан «Тукайны гаилә белән укыйбыз» онлайн акция оештырды. Акцияда районыбызның шигырь укучы гаиләләре Иске Җөри авылыннан Галимбековлар, Баландыштан Гайнетдиновлар, Урта Мишәдән Хаҗиевлар гаиләләре актив катнашты. Һәрбер катнашкан гаиләгә сертификатлар җибәрелде.
Дистәләгән мең кешенең гомерен алып киткән XX гасырның иң масштаблы радиацияле фаҗигасе 1986 елның апрелендә бөтен планетага яңгырады. 25 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган "Чернобыль - гасыр фаҗигасе" исемле аралашу сәгате уздырылды, күргәзмәгә күзәтү тәкъдим ителде.
24 апрельдә Шармаша авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 138 еллыгына һәм Гаилә елына багышлап «Тукай дөньясына сәяхәт» уен-викторинасы узды. Чарада «Почемучки» клубына йөрүче балалар катнашты. Алар шагыйрьнең биографиясеннән күп кенә кызыклы фактлар белделәр.
Халыкара тарихи диктантны диктанпобеды.рф рәсми сайтында узарга мөмкин иде. «Җиңү диктанты» акциясен Россия Тарихи Җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Бердәм Россия»партиясенең төбәк бүлеге оештырды. Теләче үзәк китапханәсе дә, мәйданчык тудырып, әлеге акциягә кушылды. Биредә 23 мәдәният хезмәткәре Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен сынап карый алды.
26 апрель конне Баландыш авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды. Элеге чарага килучелэр техникаларын яхшы эзерлэргэ тырышканнар. Кузэтчелек органы талэплэреннэн тыш, техниканын тышкы ослеген чистартып, буяп куюлар, элеге чаранын авыл жирлегендэ аерым статуска ия булуын курсэтэ. Чарада авыл жирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш. катнашты.
Диктант федераль чаралар санына керә һәм иң әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Акция беренче тапкыр 2019 елда узды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Анда Россиянең теләгән һәр кешесе, шулай ук башка ил гражданнары да катнаша ала.
Агымдагы елнын 24 апреленнэн районнын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.