26 апрельдә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 38 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан 24 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Чернобыль: катастрофа эзләре" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәгә авариянең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашыбыз Валиев Илнур абый турында мәгълүматлар урнаштырылды. Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде.
Ел саен үткәрелеп килүче «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе булып тора һәм китап укучыларга китапханәдә вакытны кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Гаилә елында “Библиотөн-2024” акциясе “Бөтен гаилә белән укыйбыз” девизы астында узды
23 һәм 24 апрельдә Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Габдрахманова Гүзәл Габделхәевна Казанда үткән тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык республика конкурсының финал этабында катнашты.
Яр Чаллы шәһәрендә кул көрәше буенча егетләр-кызлар арасында “Ветераннар-яшьләргә” республика ярышлары узды. Чит төбәкләрдән дә килгән 300 дән артык спортчы катнашкан әлеге ярышларда Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясап кайтты.
Утырышта 5 мәсьәлә каралды. "Теләче муниципаль район Советының 2020 нче елның 29 нчы декабреннән булган 30 нчы номерлы "Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Нигезләмәсен раслау турындагы" карарына үзгәрешләр кертү турында һәм башка мәсьәләләр.
Чара барышында китапханәче китап укучыларны сугыш турында булган балалар китаплары белән таныштырды. Балаларга, Ватанын яклап өлкәннәр белән беррәттән сугышкан яшь геройларның батырлыклары турында хикәяләр укылды.
Агымдагы елнын 24 апреленнэн районнын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
2024 елның 26 апрелендә «Батыр» спорткомплексында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган, 2016 елгы һәм аннан яшьрәк, 2014-2015 елгы, 2012-2013 елгы укучылар арасында Өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы турниры узды. Ярышларда Арча, Кукмара ,Теләче, Мишә командалары катнашты.
2024 елнын 24 апрельдэ Олы Мэтэскэ авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор, тагылма арба хэм узйорешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшеру барышында аларнын регистрация документлары, техникаларнын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
Техник карауга хужалар тарафыннан гомуми санда 35 берэмлек техника куелды. Аерым билгелэп утэрлек кимчелеклэр ачыкланмады.
26 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.
Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырладылар. Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары Г.Тукайның әкиятләре буенча өзекләр күрсәттеләр. Чарада тәрбиячеләр уеннар да уйнаттылар, балаларга табышмаклар да әйттеләр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык кичерешләр калдырды.