ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2024 ел
җомга

Россия космонавтикасы көненә багышланган уен - Җир планетасында кеше тормышын яхшырта алырлык мөһим фәнни казанышлар, космонавтика үсешенең төп этаплары белән танышырга мөмкинлек бирде. Уен барышында катнашучылар төрле биремнәрне үтәделәр, табышмаклар чиштеләр, Космос һәм космонавтика тарихы турында сорауларга җаваплар таптылар. Шулай ук «Китап аша йолдызларга» исемле китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды.

Ел саен үткәрелә торган «Библиотөн — 2024» Бөтенроссия акциясе илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе булып тора, ул укучыларга китапханәдә вакытны кызыклы үткәрергә һәм танып белү чараларында катнашырга мөмкинлек бирә.

Фольклор – әдәбиятның чишмә башы, күпкырлы һәм бай милли иҗат. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, батырларның данлы батырлыклары турында булган вакыйгалар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – татар  фольклорының иң бай чыганаклары булып торалар.

Җир көненә карата 20 нче апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Җир исемле зур корабның һәммәбез илчеләре” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Китапханәче Халыкара Җир көненең тарихы турында сөйләде. Бу көнне саф су, җир һәм һава бәйрәме дип атыйлар. Чарада катнашучылар планетаның байлыклары, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау мөһимлеге турында белеп, дөньядагы экологик проблемалар белән таныштылар.

Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән “Коррупция балалар күзлегеннән” дигән исем астында танып белү сәгате үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар коррупция сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын тотуы турында фикер алыштылар. Мондый чаралар үткәрүнең максаты – мәктәп укучыларының игътибарын ришвәтчелек проблемасына җәлеп итү һәм аларда бу күренешкә нәфрәт хисе тәрбияләү.

25 апрельдә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Сәләтле балалар белән эшләү. Олимпиадага әзерлек» темасына   татар теле укытучылары очен район семинары үткәрелде.  Семинар барышында мастер-класс һәм Г.Тукайның тууына 138-ел тулуга багышланган сыйныфтан тыш чара күрсәтелде.

24 апрельдә «Батыр» комплексында  «Хәвефсез тәгәрмәч-2024 » конкурсының район этабы узды . Конкурста Баландыш төп мәктәбе укучылары катнашты. Алар «Музыкаль Визитка» да 3 нче урынны , гомуми зачетта команда 4 нче урынны яулады. (җитәкчесе Сафина А. Э) Котлыйбыз!

Безнең районның 5 укучысы әлеге тантанада катнашып, бүләкләнделәр. Шәтке урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Габделхаева Рәзилә – 2 урынга, Баландыш төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Гыйлаҗова Тәнзилә – 1 урынга, 9 сыйныф укучылары  Гайнетдинова Назлыгөл, Заһидуллина Нурфия – 3 урынга, Олы Мишә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйлаҗова Таңчулпан – 1 урынга ия булдылар!  Укучыларның җитәкчеләре: Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы һәм Сәхабиева Люция Заһит кызы. Котлыйбыз! Һәм алга таба да иҗат чишмәләре саекмавын телибез.

Безнең район данын Иске Җөри, Олы Мишә, Теләче урта һәм Баландыш төп мәктәбе укучыларыннан торган команда яклады. Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл һәм Иске Җөри урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия олимпиада призеры булды!  Укытучылары- Зәйнуллина Рушания Хәким кызы һәм Сәлимова Резеда Гафур кызы. Котлыйбыз!

25 апрель көнне Баландыш төп мәктәбе базасында район татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының “Сәләтле баларны фән олимпиадаларына һәм бәйгеләргә әзерләү” темасына семинар – киңәшмәсе булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International