ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2024 ел
җомга

Эколятлар көненә багышланган чаралар кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында төрле активлыклар узды: «Эколятлар белән табигатьне танып беләбез» акциясе, «Безнең дуслар – Эколятлар» рәсем конкурсы, « Эколятлар - безнең тугры дуслар»акциясе. Чараның төп кунаклары белән очрашу Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашит" табигать тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Р.З., Абдрахманова Г.И. булды. Экологик юнәлештәге чаралар үткәрү балаларны бай эчке дөньяны һәм табигатькә, аның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына кыйммәтләр мөнәсәбәтләре системасын формалаштыруга җәлеп итә.

23 апрельдә Казанда Республика мәктәптән тыш эш үзәгендә «21 гасыр Кулибиннары» дигән яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы узды . Олимпиадада Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Гайнеутдинова Назлыгуль һәм Гарипова Динэ  катнашты . Олимпиада нәтиҗәләре буенча алар  2нче урынны яуладылар  . Укытучылары  Шакирова А. З. Котлыйбыз!


24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Кибәхуҗа авыл китапхәнәсендә “Пушкин картасы” федераль проекты кысаларында “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән әдәби сәгать үтте. Әлеге чарада китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Г.Тукай балалар өчен бик күп әкиятләр шигырьләр һәм мәсәлләр язган. Аның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен белмәүче кеше юктыр. Балалар Г.Тукай әсәрләрен  укып, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге чара татар халкының гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

#ЭКОЯЗ2024 акциясе кысаларында Баландыш авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре 20 нче апрель көнне өмәгә чыктылар. Алар Баландыш авыл җирлегенә кергән авыл урамнарын һәм юл кырыйларын чүпләрдән арындырдылар.

Барлык биремнәрне үтәп җиңүче булыр өчен катнашучыларга үзләрен маҗара эзләүчеләр, детективлар итеп хис итәргә тәкъдим ителде. Аларга әдәбият өлкәсендә үз белемнәрен тикшереп, язучыларның тормышыннан һәм аларның әсәрләреннән кызыклы фактларны искә төшерергә, китапның төзелеше һәм структурасы буенча сорауларга җавап бирергә, язучының портретын төзергә, әсәрнең авторын һәм исемен укыган өзек буенча билгеләргә кирәк иде. Уен сораулар, аудио– һәм видео– күрсәтмәләр,  мультимедия презентациясе белән озата барылды. Чара тәмамлангач, әдәби әсәрләрне һәм аларның авторларын иң яхшы белүчеләр билгеләнде.

19 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан “Без Тукайны укыйбыз” исемле марафон үткәрде. Г.Тукайның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкин. Әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә.

17 апрельдә Иске Җөри балалар бакчасында «ФГОС һәм ФОП ДО шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакый-патриотик тәрбияләү» темасына район мәгариф учреждениесе тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә узды.

Гаилә елы кысаларында  бүген 19 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды. 

Агымдагы елнын 19 апрель конне АЖ «ТАТАВТОДОР» Арча филиалы Телэче юл тозэту участогында  булган   трактор, узйорешле  хэм тагылма техникаларга еллык техник карау уздырылды. Чарага 11 берэмлек техника куелган иде.

Хэрбер техниканын техник халэте, ут сундергеч хэм медицина аптечкалары булуы аерым тикшерелде. Э аларны йортучелэрнен тракторист-машинист таныклыгы хэм элеге тор техникага хокук биру таныклыклары тикшеру узды. Соныннан йортучелэр белэн элеге тор техниканы куркынычсыз куллану хакында энгэмэ уздырылды. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

        2024 елның 18 апрелендә Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге «Батыр» спорт комплексында 1-2 сыйныф, 3-4 сыйныф, 5-6 сыйныф, 7-8 сыйныф укучылары арасында бадминтон буенча Теләче муниципаль районының шәхси – команда турнирын үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International