18 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе «Хәтер сагында һәйкәлләр» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Анда катнашучылар авылыбызда урнашкан Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәм кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы һәйкәлләр, аларның тарихы турында белделәр. Китапханәче Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненең килеп чыгышы белән таныштырды. Һәйкәлләрнең үзләренә карата хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итүен искә төшерде. Һәйкәлләрне халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра. Алар авылым урамына ямь биреп, үткән көннәрне искә төшереп торалар.
Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә дә һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышлап "Тарих битләрен җил ача" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.
Эбру сәнгате нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, махсус эбру буяулары белән суда рәсем ясауда. Әмма су да гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый. Рәсем ясалып беткәч, су өстенә кәгазь салып, аны сак кына «тартып» чыгаралар. Рәсем кәгазьгә күчә, ә су чиста кала. Мондый гадәти булмаган мастер класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Кунаклар “Эбру - матурлык дөньясы” исемле мастер класста катнашып, белгеч Нуртдинова Рәзинә Сәлимовна җитәкчелегендә оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен процессын өйрәнделәр.
Казаклар авыл китапханәсендә "Авыл урамнары буйлап китап белән" дип исемләнгән акция узды. Китапханәче авыл урамнары һәм эш урыннары буйлап үтте. Китапханәгә язылмаган авыл халкын китапханәгә чакырды, шулай ук китапханәдә булган әдәбиятны рекламалап, китапханәгә кайткан яңа китаплар, газета - журналлар белән таныштырды. Китапханәгә күптән йөрмәгән кешеләрне китапханәдә булган әдәбият кызыксындырыр һәм алар китап укучы булып язылырлар.
Олы Кибәхуҗа авыл клубында Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында зур театраль-концерт булып үтте. Быел бу концертны 2020 елдан башлап 4 нче елын куябыз. Тамаша халык белән шыгрым залда үтте.
Теләче муниципаль районы зона этабына 8 номинация буенча муниципаль этап җиңүчеләрен тәкъдим итте, шулай ук «Декоратив-кулланма эшләнмә», «Осталарның гаилә династиясе», Белоусовлар гаиләсе һәм «Иң яхшы күргәзмә экспозициясе» номинацияләрендә катнашты. Чарада гомуми белем бирү учреждениеләреннән һәм Балалар иҗат үзәгеннән 100 дән артык бала катнашты.
Бу тамаша яз көне кара жир күренә башлагач, каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм. Шушы бәйрәмгә карты-яше, бала-чагасы - барысы да җыелды. Төрле ярмалардан зур казанда тәмле ботка пешерелде, бәйрәмебез кунаклары әлеге боткадан, кайнар коймактан, самовар чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде. Чара концерт номерлары, төрле уеннар белән үрелеп барды. Эчтәлекле һәм күнелле узган бәйрәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте.
Биредә Шармыш авылы тарихы, истәлекле урыннары турында китаплар һәм фотоматериаллар тәкъдим ителде, алар җирлекнең искиткеч матурлыгын һәм П. Г. Пятницкийның архитектура мирасын ача. Шулай ук күргәзмә белән кызыксынучылар Теләче районыннан чыккан һәм районыбызда яшәп иҗат итүче язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең биографияләре, иҗади юлы белән таныша ала. Әлеге әсәрләр татар халкы тарихы, туган якның матурлыгы, гореф-гадәтләре, көнкүреше турында сөйли.
2024 елның 13,14 апрелендә Саба муниципаль районында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында мәктәп волейбол лигасы Чемпионатының зона этабы узды. Ярышларда Саба, Әтнә, Балтач, Арча, Теләче, Кукмара, Питрәч, Биектау районнары командалары катнашты.
Ел саен 12 апрельдә бөтен дөньяда Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көне совет космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә Восток-1 космик корабында беренче космик очышын искә алу уңаеннан билгеләп үтелә. Бу көн шулай ук фән һәм бүгенге көндә космик тармакта эшләүчеләрне һәм галактиканы, космосны өйрәнүче барлык кешеләрне дә берләштерә.