«Почемучки» клубына йөрүчеләр Экологик белемнәр көненә багышланган "С кузовком, лукошком по лесным дорожкам" дип исемләнгән экологик сәяхәт үткәрделәр. Табигатьнең уянуын күзәтеп, балалар урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен һәм табигатьне саклауның мөһимлеге турында белделәр. Урман сукмаклары буйлап йөргәндә яшь экологлар табигать белән бәйле мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук «Русский лес – край чудес» викторинасында һәм «Лес - источник вдохновения», «Лесная аптека», «Что в лесу растет, кто в лесу живёт» конкурсларында катнаштылар. Бу биремнәрне үтәү балаларга үзләрен табигать тикшерүчеләре итеп хис итәргә ярдәм итте.
Бу көнне 1961елда космоска кешенең беренче очуы ясалды. 13 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә әлеге датага карата “Кеше. Галәм. Космос” исемле сәяхәт-дәрес үткәрелде. "Галәм киңлекләре" исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды, беренче космик очыш, беренче космонавт Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирелде. Укучылар "Космовикторина" интеллектуаль уенында актив катнаштылар һәм ракета рәсемнәрен җыйдылар.
12 апрель кешелек тарихында истәлекле дата - Космонавтика көне. Шул уңайдан Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә укучыларга “Йолдызларга юл” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Укучылар космоска дүртаяклы дусларыбызның сәяхәт кылуын, беренче очучы -космонавт Ю.А.Гагарин язмышы, аның галәмгә тәүге очуы, Титов, Попович, Терешкова кебек космонавтлар белән таныштылар. Космонавт булу өчен ныклы сәламәтлек, түземлек, төрле көтелмәгән ситуацияләрдә югалып калмаслык аек акыл кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук "Йолдызларга юл" китап күргәзмәсе белән дә танышу булып узды.
Татарстан Республикасының баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильнур Ильдарович белән районда ремонт таләп ителүче объектларда булдык. Бүген район хакимияте, ЗАГС, социаль яклау бүлеге биналарында һәм Теләченең беренче номерлы бакчасында эш бара. Сыйфатка игътибар итеп, эшне тагын да тизләтү генә кирәк.
19 нчы апрель көнне район мәдәният йортында Балалар иҗат үзәге ел саен үткәрелә торган «Теләче йолдызчыгы» диеп исемләнгән конкурс-фестивален уздырды. Әлеге чарада 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар һәм иҗат гаиләләре катнашты, алар үзләрен төрле яктан сынап карый алдылар. Фестивальдә барлыгы 200дән артык бала катнашты.
Агымдагы елның 21 апрелендә Байлар Сабасында «Татарстанның шэхси кубогы – 2 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагогы Заббаров Алмаз Фоат улынын 8 тәрбияләнүчесе катнашты.
Укучылар арасында Заббарова Ф. и Тимербаев К. 3 урынны яуладылар.
2004 елдан бирле үткәрелә торган Акция белемне, рус теленә кызыксынуны арттыруга, рус сөйләм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Бу көнне барлык теләүчеләр дә рус теленнән белемнәрен тикшерә алдылар. Диктантны язуда Теләче урта мәктәбе укучылары катнашты. Юбилей елында текст авторы булып Екатеринбург язучысы Анна Матвеева, күп тапкырлар «Зур китап» премиясе финалисты тора. Текстны Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Елена Яковлевна укыды. Диктантның нәтиҗәләрен 20 апрельдән соң totaldict.ru сайтында белергә мөмкин булачак.
Гаилә – һәркем өчен иң кадерле сыеныр урын. Гаиләләр тату, әти-әниләр һәм балалар сәламәт булганда, авырлыкларны җиңү авыр түгел. Матур гаилә коруның да сере гади: өйдәге һәр кеше бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәсә, шул җитә. Гаилә елы уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 12 апрель көнне “Гаилә белән берлектә” дигән исем очрашу кичә үткәрделәр. Очрашуга авылыбызның фермер гаиләләре чакырылды. Алар үзара фикер алыштылар, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чара чәй табыны артында узды.
Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.
Һәр ел саен 12 апрель көнне Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның нәкъ менә шул көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр кеше булган космик корабль-спутник чыгарыла.