ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Фатих Хосни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында район күләмендә мәктәпләр арасында үткәрелүче конкурс-әдәбиятыбызның йөзек кашы Фатих Хөсни иҗатына багышланган “Мәктәп театрына киң юл” проекты кысаларында “Әдәби хәзинә” VI районкүләм интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Бу чарада безнен Баландыш төп мәктәбеннән  бер төркем укучылар уңышлы чыгыш ясап, “Рухи мирас” номинациясендә призлы урыннар  алдылар. “Димура”гаилэ ансамбле 2 урын (Җитәкчесе-Заһидуллина А.Н.), Гилязиева Мәдинә 3 урын (Җитәкчесе- Тимербайева Ф. М.)  Котлыйбыз!

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән “Сәламәтлек иленә сәяхәт” (“Путешествие в страну ЗОЖ”) дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырдылар. Китапханәче укучыларга сәламәт яшәү рәвеше, спорт,  дөрес туклану турында сөйләде, китапларга күзәтү ясады.  Чара барышында укучылар сәламәтлек темасына багышланган табышмакларга, викторина сорауларына актив рәвештә җавап бирделәр.  Ахырдан укучылар дәрестән тыш уку өчен матур әдәбият китаплары яздырып алдылар.

12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Барлык кешеләр дә бер күк астында яши. Аның матурлыгы  якты хисләр уята, иҗади илһамга этәргеч бирә, һәм кулга   карандаш алып  рәсем ясыйсы килә.

Бу бәйрәм - илебез тормышында мөһим вакыйга  һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Иске  Җөри авылы модель китапханәсендә “Удивительный мир космоса” дип исемләнгән  уен-викторина үткәрелде. Балалар  кояш системасы, планетада яшәү өчен шартлар турында,  җир иярчене - Ай турында белделәр. Шулай ук балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән рәсемнәрне һәм Юрий Гагаринның фотосурәтен карадылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Сожыннан  үз тәэсирләрен балалар рәсемнәрендә күрсәттеләр.

Бу көнне 1961 елда «Восток» корабында Юрий Гагарин космоска оча. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космонавтика үсеше башлангычында торган галимнәр белән таныштырдылар. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән иллюстрацияләрне карадылар, шигырьләр укыдылар һәм табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр ясадылар. Хәрәкәтчән һәм сюжетлы-рольле «Ракета», «Без - космонавтлар», уеннарын бик теләп уйнадылар. Мәктәпкә әзерлек төркем балалары "Алдынгылар хәрәкәте" остазлары белән бергә «Космик чүп-чар җыябыз» дигән  уенын уйнадылар.

8 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсендә китап укучыларны китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштыру максатыннан “Яңа китаплар дөньясында” исемле мәгълүмат көне узды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләгән һәркем әлеге китаплар белән таныша һәм өенә яздыра ала.

Ислам дине Россия дәүләтчелеге һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Башка диннәр белән беррәттән, ислам дине милләтара тынычлыкны саклауга, милләт һәм дәүләтнең тотрыклы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Сауш авыл китапханәсендә актив китап укучылар өчен  “Син кадерле, син якын, минем сөйгән китабым” дигән темага әдәби сәяхәт үткәрелде. Китапханәче  тарафыннан катнашучыларга   яңа китапларга күзәтү үткәрелде. Балалар өчен тарих, сәнгать, әйләнә-тирә дөнья, география өлкәләреннән төрле темаларга сораулар  бирелеп, интерактив уен үткәрелде. Бу уен һәр катнашучыга үзенең иҗади сәләтен, тапкырлыгын, эрудициясен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Соңыннан  балалар китапханә  буйлап сәяхәт иттеләр. Алар китапханәнең яраткан  әдәби геройларын табу, буш вакытларын кызыклы итеп  үткәрү урыны икәненә инандылар.

Сәламәтлек  – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Шул уңайдан 9 апрель көнне Урта мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максатыннан ”Дару кабарга ашыкма” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Күргәзмәгә "Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе", "Сәламәт яшәү серләре", "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" сәхифәләре аша,  сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү, күп кенә авыруларны булдырмый калу, дәвалау буенча киңәшләр тәкъдим ителде.

Әкиятләр безне гомер буе озата бара. Кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен Шармыш авыл китапханәсендә яраткан китаплар битләре буенча «Әкияткә кунакка» дип исемләнгән сәяхәт узды. Укучылар яраткан геройларында кунакта булып, «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән танышты, викторина сорауларына актив җавап бирде, табышмакларны чиште. Шулай ук балалар “Сказки перепутались», «Добрые и злые герои», «Вспомни имя» конкурсларда зирәклек күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International