Ахырдан балаларга тәрбиячеләр янгын очракларын булдырмау өчен ни эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр, телефон номерларын кабатлап үттеләр.
Китапханәче балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды.Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар,табышмаклар чиштеләр, әкияти сорауларга җавап бирделәр, ахырдан “Колобок” курчак театрын карадылар.Балаларның барсына да бик охшады.
Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан үкәрелде. Күргәзмәгә язучының иҗатын, тормыш юлын яктырткан материаллардан мәгълүматлар куелды. Борис Викторович Шергин - кызык һәм тапкыр Шише турында әкиятләр авторы, бу әкият балаларга һәм олыларга бик кызыклы. Язучының иҗатында аерым бер урынны аның көндәлекләре алып тора. Ул аларда төньякның табигате, мәдәнияты, көнкүреше, гореф -гадәтләре һәм төньяк Архангельскның сәнгать һөнәрләре турында яза. Акция барышында укучылар күргәзмә белән таныштылар, "Волшебное кольцо", "Двинская земля" исемле әсәрләрен укып әңгәмә үткәрелде.
Алар 2016 ел –Кино елы уңаеннан, китапханәдә мультфильмнар карадылар. Татар телендә әзерләнгән “Өч кыз”, “Су анасы”, “Кисекбаш” әкиятләренә нигезләнгән бу мультфильмнарны карап, балалар яманнан яхшыны аерырга өйрәнәләр.
29 октябрь конне Шәүкәт Биктимеров исемендәге Саба район мәдәният йортында, бию һәм фольклор коллективлар арасында, “Шома бас” дип исемләнгән беренче балетмейстер Гай Тагировның 110еллыгына багышланган, III Республика күләм зона сайлап алу туры узды. Әлеге конкурста Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Мамадыш районнарыннан коллективлар һәм аерым башкаручылар катнашты. Теләче районыннан Балалар иҗат үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Шапова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә эшләп килүче “Балачак” бию коллективы катнашып дипломант исеменә лаек булды.
“Почемучки” берләшмәсенә йөрүче балалар “Кошкин дом” мультфильмы карадылар, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга икәнен төшенделәр.
Бу чарада катнашучылар яраткан фильмнарын хэм актерларын искэ тошереп, шатлык, кызгану,кунеллелек хисе уяткан яраткан артистлары белэн узлэрен кинозалда итеп хис иттелэр.
Теләче районы үзенең күренекле шәхесләре горурлана. Районыбызның 25 еллык юбилее уңаеннан Ачы авыл китапханәсендә "Наша родина - Тюлячинский район" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче Вера Михайловна тарафыннан Теләченең тарихы, күренекле кешеләр турында күзәтү үткәрелде.
Балалар белән плакатлар ясалды, залны бизәү өчен рәсемнәр буялды. Катнашучыларга яңа бәйрәмгә әзерләнү бик ошады.
Олы Мишә урта мәктәбендә көзге каникуллар башланды.31 октябрь- 6 ноябрь көннәрендә, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен, көзге мәктәп яны лагере оештырылды. Укучылар меню нигезендә тукланып, күңелле чараларда катнашып, имтихан һәм олимпиадаларга әзерләнәләр.Лагерь программасына таянып төрле спорт ярышлары да оештырыла. Укучыларыбыз физик һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр, ял итәләр.