Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан үкәрелде. Күргәзмәгә язучының иҗатын, тормыш юлын яктырткан материаллардан мәгълүматлар куелды. Борис Викторович Шергин - кызык һәм тапкыр Шише турында әкиятләр авторы, бу әкият балаларга һәм олыларга бик кызыклы. Язучының иҗатында аерым бер урынны аның көндәлекләре алып тора. Ул аларда төньякның табигате, мәдәнияты, көнкүреше, гореф -гадәтләре һәм төньяк Архангельскның сәнгать һөнәрләре турында яза. Акция барышында укучылар күргәзмә белән таныштылар, "Волшебное кольцо", "Двинская земля" исемле әсәрләрен укып әңгәмә үткәрелде.