Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Теләче Агро ҖЧҖның Сауш булекчәсе 1 сыерга 19,5 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 15,6 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9060 кг. 1 сыерга 14,6 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 11,2 кг.
Министерство сельского хозяйства и продовольствия РТ объявляет о проведении конкурсного отбора крестьянских (фермерских) хозяйств - участников ведомственных программ «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2015-2017 годы» и «Развитие семейных животноводческих ферм на базе крестьянских (фермерских) хозяйств в Республике Татарстан на 2015-2017 годы». Также будет проведен конкурсный отбор сельскохозяйственных потребительских кооперативов на представление грантов для развития материально-технической базы по программа «Развитие сельскохозяйственной потребительской кооперации в Республике Татарстан на 2015-2017 годы».
28 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплардан “Яңа китап – яңа ачыш” исемле күргәзмә куелды. Китапханәче Мухаметшина Гөлфия китапларга мәгълүмат биреп, күзәтү ясады. Яңа китаплар укучыларга бик ошады, күбесен өйләренә укырга алдылар.
Балалар бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлый. Тәрбияче балаларга көз, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында төрле шигырьләр ятларга бирә, биюләр, җырлар өйрәтә. Әти-әниләргә көзге уңышлардан күргәзмәгә кул эшләре ясарга әйтелә.
Бәйрәмдә һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте. Җыр,бию, шигырьләр янында әкият үз урынын алды. “Шалкан” әкиятен балалар бакчасында барысы да ярата. Бу әкият балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсе белән сөйләм телен үстерә, бердәмлеккә өйрәтә.
Бәйрәмнең икенче өлешендә кулдан ясалган әйберләргә бәя бирелде. Әти-әниләрнең балалар белән бергә ясаган кул эшләре бәйрәмне тагын да җанландырды. Балалар бер-берсенең эшләгән эшләренә карап сокландылар, куандылар. Балаларга бәйрәм бик ошады.
Көз турында бик күп шигырьләр иҗат ителгән. Бәйрәмдә С.Есенин, О. Бергольц шигырьләре яңгырады. Балалар бу гаҗәеп ел фасылына багышланган конкурсларда, уеннарда, әдәби викторинада теләп катнаштылар.
Ләкин урамда болытлы һава дип һич кенә күңелсезләнеп утырырга ярамый! 29 октябрь көнне, Алан авылы мәдәният йортында башлангыч класс укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен бик күңелле һәм истә калырлык- “Көзге бал бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне китапханәче Хисамиева Г.Ә., тәрбияче Гарипова А. Ф., педагог-оештыручы Фаттахова А. оештырдылар. Төп максат- көзге бәйрәм белән таныштыру, туган як табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икәнен, һәр ел фасылының үз матурлыгы өчен яратырга өйрәтүне балаларга мавыктыргыч уеннар, җыр һәм биюләр аркылы җиткерү иде.
Күргәзмәгә китап укучылар ихтыяҗын һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып рус һәм татар телендәге китаплар куелды. Алар төрле елларда һәм төрле жанрда иҗат ителгән. Күргәзмә ай саен, яңа кайткан китаплар белән тулылындырылып торачак.
29 октябрь көнне Саба районы мәдәният йортында “Шома бас!” татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының зона туры узды.
Конкурста Шәдке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тамчы» бию коллективы да катнашты.
Бәйрәмдә балалар җырлар,биюләр, уеннар уйнадылар. Кичәбез бик күңелле үтте.
Көзге каникул чорында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә көзге мәктәп яны лагеры эшли башлады. Көзге ялны оештыруның максаты – укучыларның сәламәтлеген ныгыту, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм балаларның ялларын дөрес итеп оештыру. Лагерь программасының эчтәлеге, чараларның формалары, эш методлары укучыларның ихтыяҗларын һәм педагогик коллективның тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелде. Лагерьның беренче көнендә балалар отрядларга берләштеләр, девиз һәм отряд җырларын өйрәнделәр.