Ләкин урамда болытлы һава дип һич кенә күңелсезләнеп утырырга ярамый! 29 октябрь көнне, Алан авылы мәдәният йортында башлангыч класс укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен бик күңелле һәм истә калырлык- “Көзге бал бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне китапханәче Хисамиева Г.Ә., тәрбияче Гарипова А. Ф., педагог-оештыручы Фаттахова А. оештырдылар. Төп максат- көзге бәйрәм белән таныштыру, туган як табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икәнен, һәр ел фасылының үз матурлыгы өчен яратырга өйрәтүне балаларга мавыктыргыч уеннар, җыр һәм биюләр аркылы җиткерү иде.