29 октябрь көнне Саба районы мәдәният йортында “Шома бас!” татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының зона туры узды.
Конкурста Шәдке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тамчы» бию коллективы да катнашты.