Лесной балалар бакчасында «Көзге уңыш” бәйрәме ел саен бик күңелле итеп уздырыла.

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Балалар бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлый. Тәрбияче   балаларга көз, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында төрле  шигырьләр ятларга бирә, биюләр, җырлар өйрәтә.  Әти-әниләргә көзге уңышлардан  күргәзмәгә кул эшләре ясарга  әйтелә.

          Бәйрәмдә һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте. Җыр,бию, шигырьләр янында әкият үз урынын алды. “Шалкан” әкиятен балалар бакчасында барысы да ярата. Бу әкият балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсе белән сөйләм телен үстерә, бердәмлеккә өйрәтә.

            Бәйрәмнең икенче өлешендә кулдан ясалган әйберләргә бәя бирелде. Әти-әниләрнең балалар белән бергә ясаган кул эшләре бәйрәмне тагын да җанландырды. Балалар бер-берсенең  эшләгән  эшләренә карап сокландылар, куандылар. Балаларга бәйрәм бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International