29 октябрь конне Шәүкәт Биктимеров исемендәге Саба район мәдәният йортында, бию һәм фольклор коллективлар арасында, “Шома бас” дип исемләнгән беренче балетмейстер Гай Тагировның 110еллыгына багышланган, III Республика күләм зона сайлап алу туры узды. Әлеге конкурста Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Мамадыш районнарыннан коллективлар һәм аерым башкаручылар катнашты. Теләче районыннан Балалар иҗат үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Шапова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә эшләп килүче “Балачак” бию коллективы катнашып дипломант исеменә лаек булды.