18 октябрь көнне Ямбулат авылы клубында Фархутдинов Булатны армия сафларына озату кичәсе булды. Әлеге кичәгә егетнең әти-әнисе, туганнары, хуҗалык җитәкчесе, авыл халкы җыелды. Алар Булатка изге теләкләрен җиткерде.
Көз-кешегә иҗат итү өчен менә дигән вакыт. Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар да үзләренең әти-әниләре белән көзге яшелчәләрдән төрле кул эшләре ясаганнар. Ел саен уздырылучы бу конкурста әти-әниләр бик теләп катнашалар, менә быел да аларның фантазияләренә чик юк.
Көз – иҗат итү өчен иң кулай вакыт. Табигый материалларның күптөрлелеге балаларга әти-әниләре белән берлектә иҗади фантазияләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Шуны истә тотып, Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында һәр елны көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы уку елында да балалар бакчасында ”Көзге могҗиза” исеме астында конкур-күргәзмә оештырылды. Һәрбер төркемдәге балалар, әти-әнисе ярдәме белән, көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан төрле кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Ни генә юк иде анда: әкият геройлары дисеңме, сихри замоклар, картиналар, яфраклардан чәчәкләр, тутый кошлар... Барлык эшләрдә бик яхшы иде. Әти-әниләргә “Көзге могҗиза” исемле күргәзмәдә актив катнашканнары өчен зур рәхмәт белдерәбез.
Киңәшмәдә хезмәткәрләр, методистлар тарафыннан төзелгән рейтинг таблицасы, квартальный планнар, еллык 7 НК отчетлары, мәдәният министрлыгыннан килгән хатлар белән таныштылар.
13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр Россия почтасының “Татарстан бүлеге” матбугатка язылу буенча Бөтенроссия декадасы игълан итте. Ун көн эчендә “Мәгариф”,”Гаилә һәм мәктәп” журналларына 10% ташлама белән язылу мөмкинлеге бирелә. Шул уңайдан Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары бу журналларга бердәм язылдылар.
Мәктәп укучылары өчен бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы төгәлләнде. 17 нче октябрьдән башлап кайбер фәннәр буенча олимпиадаларның республика туры башланды. Бүген, 18 нче октябрь көнне, Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары әлеге рус әдәбияты фәненнән олимпиада эшләрен башкаралар. Барысына да иҗади уңышлар теләп калабыз.
Көз муллык алып килә. Игенчеләр тырышып-тырышып иген үстерделәр. Без яратып ашый торган берсеннән-берсе тәмле печенье, вафли, тагын әллә нинди төрле-төрле камыр ризыклары - барысы да басуда үскән игеннән әзерләнә. Шулай да бу татлы ризыклар арасыннан иң-иң тәмлесе - ипи! Ипи кайдан барлыкка килгәнен өйрәндек бүген. Бүген Олы Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Ипи-бар нәрсәгә баш” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.
Шулай ук «Алтын көз” бәйрәменә дә әзерләнәбез:биюләр, җырлар һәм башка номерлар да әзерлибез.
Концертта шулай ук Алабуга, Мамадыш, Менделеевск районнарыннан килгән керәшен карендәшләребез дә катнашты.
15 нче октябрь көнне район тәрбиячеләре өчен “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирүдә психологик һәм педагогик мөмкинлекләр тудыру” дигән темага өйрәтү максатыннан семинар булып узды. Семинар безнең 3нче балалар бакчасында үткәрелде. Семинарда Казан Федераль Университетының педагогия фәннәре кандидаты, мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Сабирова Э.Г. чыгыш ясады. Семинарда шулай ук өстәмә профессиональ белем “Социаль-гуманитар белем үзәге” нең педагогия фәннәре кандидаты, доцент, отдел җитәкчесе Кашапова М. Ф.да бар иде. Ахырдан семинарга район магәриф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү буенча методисты Сәетова Анна Николай кызы нәтиҗә ясады. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.