ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Максабаш башлангыч  мәктәбендә Хәтер көне уңаеннан "Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк!" дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар Казан ханлыгы алыну тарихы белән  таныштылар, 1552 елның 15 октябрендә булган вакыйгаларда шәһит киткәннәрне  кабат искә төшерделәр. Чара бик эчтәлекле үтте.

17 нче сентябрь көнне дәрестән соң барлык укучыларыбыз мәктәп территориясен җыештырырга чыктык. Укучылар белән мәктәп тирәсен кипкән чәчәкләрдән чистарттык. Киләсе елга утыртыр өчен туфрак кертеп куйдык  Укучыларыбыз һәм укытучылар тырышлыгы белән бөтен җирдә тәртип урнашты. Өмә күңелле үтте. Хезмәтләре һәм тырышлыклыры өчен һәр кемгә рәхмәтебезне белдерәбез.

16 нчы октябрьдән “Сәйлән” бию төркеме белән яңа биюләр өйрәнә башладык. Биюне  сәхнәгә куюда хореограф Баева Зилә ярдәм итә. Мәдәният йортынна йөрүче яшьләр, кызыксынып сәхнәгә тартылалар, үзләрен яңа яктан ачалар.

16 октябрь конне  Казан шәһәрендә” Возрождение” дип исемләнгән 1нче халык-ара җыр бәйгесе булып үтте. Бу бәйгедә торле тобәкләрдәнкилгән  (Мәскәү, Чебоксар, Сембер, Нефтекамск, Уфа) катнашучылар коч сынашты. Шулар арасында Рузия Ринат кызы җитәкчелегендәге “ Мисолька” вокаль ансамбле  2нче урын лауреат исемен яулады. 2017 елның 24 июненнән 01 июленә кадәр  Черногориядә узучы «VIVA MUSIC» дип исемләнгән  XIV халык-ара фестиваль бәйгесендә  катнашу очен сертификат һәм кубок белән бүләкләнделәр. Кызларга киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Теләченең икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Гайфиева Р.Х., тәрбияче ярдәмчесеТимергалиева А.Т., музыка җитәкчесе Рафикова Л.А., рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. белән бергәлектә мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар.

17 октябрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары Теләче урта мәктәбе базасында  рус теле, биология, тарих, җәмгыять  белеме фәннәреннән тест эшләре башкардылар.

Бу инде чын мәгънәсендә елның иң кадерле бәйрәме-уңыш бәйрәме дип аталган. Бу бәйрәмдә икмәкне, игенче хезмәтен зурлаганнар, мактап җырлар җырлаганнар. Бүген, 12нче октябь көнне, шушы уңайдан  Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә  “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде.

     Уртанчылар төркеме тәрбиячесе музыка җитәкчесе белән берлектә да бу бәйрәмне бик күңелле итеп оештырган иде. Бәйрәмне тагында ямьләндереп, кулына түгәрәк икмәк тотып, балалар янына Әбекәй кунакка килде. Көз кызы-Сөмбелә күңелле уеннар уйнатты. Килгән кунакларга “Ёжик в осеннем лесу» әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде. Бәйрәм тамашасын бакча балалары һәм  әти-әниләр бергәләшеп карадылар, бәйрәм иртәсен бик ошаттылар.

Шул  уңайдан,  быел  13нче   октябрь  көнне,  зурлар  төркеме  балалары  белән   “ Көзге кафе”  исемле  күңел  ачу  кичәсе  үткәрелде.  Балаларны һәм әти-әниләрне кафеның Хузабикәсе каршы алды. Ул  балалар  белән  биеде, җырлады,  әйлән – бәйлән   уйнады. Хуҗабикә  әти-әниләрне дә игътибарсыз калдырмады:  алар белә аукцион үткәрде, нинди гөмбә исемнәрен белүләрен тикшерде. Кичә выктыргыч  һәм  күңелле  үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International