Элек заманнарда да көз җитеп, игеннәрне җыеп алгач, халкыбыз “Сөмбелә” бәйрәмнәре үткәрә торган булган.

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Бу инде чын мәгънәсендә елның иң кадерле бәйрәме-уңыш бәйрәме дип аталган. Бу бәйрәмдә икмәкне, игенче хезмәтен зурлаганнар, мактап җырлар җырлаганнар. Бүген, 12нче октябь көнне, шушы уңайдан  Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә  “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде.

     Уртанчылар төркеме тәрбиячесе музыка җитәкчесе белән берлектә да бу бәйрәмне бик күңелле итеп оештырган иде. Бәйрәмне тагында ямьләндереп, кулына түгәрәк икмәк тотып, балалар янына Әбекәй кунакка килде. Көз кызы-Сөмбелә күңелле уеннар уйнатты. Килгән кунакларга “Ёжик в осеннем лесу» әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде. Бәйрәм тамашасын бакча балалары һәм  әти-әниләр бергәләшеп карадылар, бәйрәм иртәсен бик ошаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International