Экскурсиягә бардылар.

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Теләченең икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Гайфиева Р.Х., тәрбияче ярдәмчесеТимергалиева А.Т., музыка җитәкчесе Рафикова Л.А., рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. белән бергәлектә мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Шулай ук балалар китапханәдә булдылар һәм соңыннан мәктәп янәшәсендәге парк белән дә таныштылар. Парктагы матурлыккабалалар шаккаттылар : монда ял итәр өчен эскәмияләр урнаштырылган, тирә-якта аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра.Балаларга бигрәк тә  Тукай һәм Пушкин шигырьләре язылган скультура композицияләре, парк уртасындаурнашкан , хәтта анда авылыбыз Теләчене дә табып була торган,Җир шары макеты бик ошады.

   Балалар экскурсиядән үзләре өчен бик күп яңалык алдылар һәм тизрәк  укырга керү теләге белән янып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International