ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Алан урта  гомумбелем бирү мәктәбенең  өченче сыйныф укучылары белән  “Шәфкатьлеләр иленә сәяхәт” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатендә укытучы Хәсәнова Г.Ә. укучыларны игелекле, мәрхәмәтле, яхшы күңелле булу серләренә өйрәтте. Шәфкатьлелек турындагы мәкальләр искә төшерелде.

Аларны һәр халык үзенчә үткәрә. Татар халкы элек-электән аулак өйләр, кичке уеннар оештырган. Шул гореф-гадәтләргә таянып мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Зәлидә” уеннары оештырылды.

Балыклы  мәдәният йорты  директоры   Г.А. Ахметова катнашында Алан урта  мәктәбе  җитәкчелеге белән  район оешуга 25 ел тулу уңаеннан узучы  “Моңнар агыла туган якта”  дип исемләнгән  фестивальгә  әзерлек  эшләре буенча  киңәшмә узган.  Репетицияләр графигы булдырылган.


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Баландыш төп мәктәбе тәҗрибә участогында яшелчә һәм җиләк – җимеш уңышы мулдан булды. Укучылар көзге уңышны җыеп, бакчаны чуптән арындырдылар, җыештырдылар.

        Баланың физик һәм социаль-психологик сәламәтлегенә, нормаль үсешенә аның нинди мохиттә  тәрбияләнүе йогынты ясый. Шул уңайдан, Олы Мишә урта мәктәбенең дә ял итү зонасы бар. Монда укучылар рәхәтләнеп ял итеп, бер-берсе белән сөйләшеп кенә калмыйча, шахмат, шашка, домино уйный. Өстәл теннисын да бик ярата укучыларыбыз. Ял итүнең тагын бер төре - динамик тәнәфесләр һәм спорт уеннары. Без, укытучылар санап үтелгән барлык чараларның да уңай йогынтысы бар дип уйлыйбыз, чөнки мәктәптәге шартлар белән белем сыйфаты һәм укучыларның психологик сәламәтлеге бәйле.

12 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә “Наркоманиягә каршы ничек көрәшергә?”, дигән сәламәтлек сәгате уздырылды. Китапханәгә 7 нче сыйныф укучылары һәм “Родник” социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагог – психологы Г.Р. Зиннәтова чакырулы иде. Кичәнең максаты: балаларга яшүсмерләр арасында наркотик матдәләр куллану проблемаларын яктырту һәм ничек итеп үзеңдә позитив потенциал булдыру.

Г.Р. Зиннәтова безнең психологик халәтебезгә нәрсәләр йогынты ясавы, оптимист булып яшәү, үзеңне уңышка көйләү, һәрвакыт бәхетле һәм позитив итеп тою турында сөйләде.

11 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә район мәгариф бүлеге психологы С.Н.Хазипова 6-11 сыйныф укучылары белән тренинг уздырды. Тренингның максаты – бердәм, дус сыйныф коллективы туплау, тормыш сынаулары алдында югалып калмау. Күнегүләр барышында укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар, бер-берсе белән иркен аралаша башладылар.

11 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары  « Тамчы — шоу» интеллектуаль телевиозион уенында катнаштылар һәм җиңү яуладылар . «Тамчы — шоу» интеллектуаль уенында  Теләче һәм Арча районы укучылары көч сынашты.  Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары Сөнгатуллин Булат, Якупов Илсаф һәм Галимова Нәфисә сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм география , татар  теле һәм әдәбияты, тарих  фәннәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр .  Ярышта җиңгән өчен, « Балкыш» командасы һәм җанатарлары Г.Камал исемендәге театр спектаклен карарга чакырылдылар. Укучыларны уенга З.Н.Асадуллина , Г.М. Ибрагимова һәм  Д.Г. Фатхрахманова әзерләделәр.  Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез!

11 октябрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә ата –аналар җыелышы булып узды.  Җыелышта мөһим сораулар каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International