Балалар К.И.Чуковскийның тормышы һәм иҗаты белән танышу өчен презентация карадылар; табышмаклар чиштеләр. Викторина беткәннән сон балалар һәр дөрес җавапка балларны күрсәтүче жетоннар алдылар.
12 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә “Наркоманиягә каршы ничек көрәшергә?”, дигән сәламәтлек сәгате уздырылды. Китапханәгә 7 нче сыйныф укучылары һәм “Родник” социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагог – психологы Г.Р. Зиннәтова чакырулы иде. Кичәнең максаты: балаларга яшүсмерләр арасында наркотик матдәләр куллану проблемаларын яктырту һәм ничек итеп үзеңдә позитив потенциал булдыру.
Г.Р. Зиннәтова безнең психологик халәтебезгә нәрсәләр йогынты ясавы, оптимист булып яшәү, үзеңне уңышка көйләү, һәрвакыт бәхетле һәм позитив итеп тою турында сөйләде.
Китапханәче Назипова нәниләргә яңа кайткан кызыклы, матур китаплар алып килде. Бу очрашу “Алтын көз” темасына багышланды. Балалар көз аена сәяхәт итеп, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар табып, күңелле уеннар уйнадылар.
2016 елның 13 октябрь көнне, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Үзәк урта мәктәбендә укучылар белән, "Мин хокукый җәмгыятьтә" дип исемләнгән программа кысаларына таянып, "Безнең заман Геройлары"дигән темага әңгәмә алып бардылар.
Әлеге чараның максаты: безнең замандагы геройның портреты һәм характеры турында ачыктан-ачык сөйләшү, шулай ук, үзеңдә дә анда булган яхшы сыйфатларны булдырырга омтылу.
8 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан " Без авылдан. Икмәк иккәнне дә, ташу киткәнне дә күргән без..." дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Бу күргәзмәдә алдынгы игенче-механизаторларыбыз, уңган терлекчеләребез турында мәгълүматлар, хезмәт тәрбиясен яктырткан әдәби әсәрләр урын алды.
Башта балаларга китаплар ярдәмендә табигать турында мәгълъмат бирелде, соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Иртәнге күнегүләр сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул кешенең сәламәтлеген генә ныгытып калмый, ә эшкә сәләтен дә арттыра, кәефен күтәрә, тәртипкә өйрәтә. Бүген Баландыш төп мәктәбендә иртәнге күнегүләр үткәрелде . Барлык укучылар иртәнге күнегүләрне бик теләп башкардылар.
Мәгарифне модернизацияләүнең яңа этабында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү педагогик берләшмәләр алында торган бурычларның берсе. Педагоглар арасында педагогик хезмәттәшлекнең бик күп формалары бар. Шуларның берсе булып тәҗрибә уртаклашу тора. Үзенең эш тәҗрибәләре белән, танып белү өлкәсе буенча, 1 категорияле тәрбияче Башарова Л.Х бүлеште. Ул мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән математика шөгыле үткәрде. Шөгыль барышында тәрбияче күрсәтмә һәм дидактик материаллар, техник чаралар файдаланды. Әлеге чаралар балаларга теге яки бу эшне аңлаешлы итеп аңлатырга һәм күрсәтергә ярдәм итә.
Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү
Дәресләрдә интернет челтәрендә булганда төп нинди кагыйдәләрне истә тоту хакында сөйләшенде.