Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләрне дә игелекле максат – сәламәт һәм мәктәпкә яхшы әзерлекле балалар тәрбияләү берләштерә.

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Мәгарифне модернизацияләүнең яңа этабында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү педагогик берләшмәләр алында торган бурычларның берсе. Педагоглар арасында педагогик хезмәттәшлекнең бик күп формалары бар. Шуларның берсе булып тәҗрибә уртаклашу тора. Үзенең эш тәҗрибәләре белән, танып белү өлкәсе буенча, 1 категорияле тәрбияче Башарова Л.Х бүлеште. Ул мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән математика шөгыле үткәрде. Шөгыль барышында тәрбияче күрсәтмә һәм дидактик материаллар, техник чаралар файдаланды. Әлеге чаралар балаларга теге яки бу эшне аңлаешлы итеп аңлатырга һәм күрсәтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International