Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
Безнең 3нче балалар бакчасында төп бурычларның берсе – балаларда сәламәт булу ихтияҗы, санитария – гигиеник күнекмәләре тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру. Әлеге бурычлар безнең бакчада ничек гамәлгә ашырыла соң?
Әйе, баланың күп вакыты бакчада уза, ул аның икенче өе. Шуңа күрә иң элек монда нәниләр өчен барлык уңайлы шартлар тудырылырга тиеш. Бинаның якты, җылы булуы, бүлмәләрнең заман таләпләренә җавап бирүе, бизәлеше дә кечкенәләрнең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә.
Бакчабызда балалар белән төрле юнәлештә эш алып бару өчен махсус җихазландырылган бүлмәләр бар.
Кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең тәэсире зур. Төп бурыч: семья белән берлектә, балаларга физик тәрбия бирү системасында физкультура, спорт бәйрәмнәре үткәрү зур алып тора.Спорт бәйрәмнәре һәм күңел ачулар – күмәк ял итүнең киң кулланыла торган формасы. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән балаларның бәйрәмнәрендә теләп катнашуын, соңыннан физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп китүләренә зур этәргеч булып тора.