8 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан " Без авылдан. Икмәк иккәнне дә, ташу киткәнне дә күргән без..." дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Бу күргәзмәдә алдынгы игенче-механизаторларыбыз, уңган терлекчеләребез турында мәгълүматлар, хезмәт тәрбиясен яктырткан әдәби әсәрләр урын алды.