ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт (йомгаклау) аттестацияләренә әзерләү уку елы башыннан ук алып барыла башлады. Укучылар  мәҗбүри предметлардан тыш, сайлап алу фәннәрен дә сайларга өлгерделәр. Бу көннәрдә рус теле һәм математика, сайлап алган фәннәрдән  сынау тәртибендә тестлаштыру алып барыла. Нәтиҗәләр буенча алга таба планлы әзерлек эшләре дәвам итәчәк.

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ак калфак "фольклор коллективы "Печән өсте"күренешенә репетиция үткәрә .

 

Балалар белән экскурсиягә барыр алдыннан,юлда йөргәндә һәм табигатьтә булганда үтәлергә тиешле  куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек.

 Без анда көзге табигатьне күзәттек, матур яфраклар ,чыршы күркәләре җыйдык, күңелле уеннар уйнадык. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде . Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды. Балаларга экскурсиядән бик канәгать калдылар.

11 нче октябрь көнне Олы Кибәхуҗа  башлангыч мәктәбендә ”Сәламәтлек-зур байлык”дигән темага сыйныф сәгате үтте. Дәрестә укучыларга дөрес туклану, көндәлек режимны саклау, гигиена таләпләрен үтәү,  хәрәкәтләнүнең файдасы  һәм зарарлы гадәтләр турында сөйләнде. Укучылар  сәламәтлек турындагы мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр, уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. “Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз, аны сакларга кирәк”, - дигән нәтиҗәгә килделәр.

 Рәсәй күләмендә уздырыла торган онлайн-олимпиадасында  катнашып безнең Шәтке балалар бакчасы тәрбиячесе Касимова Г.С.  3- урын дипломына лаек булды. Коллектив үз чиратында коллегабызны иҗади уңышлары белән котлый, аңа саулык-саләмәтлек тели.

“Терроризм кайдан барлыкка килә?”, “Терроризм белән күзгә күз очрашкач нишләргә?” дигән сорауларга балалар җаваплар алган. Шулай ук, әлеге темага  рэсем конкурсы уздырылган.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

10 нчы октябрь көнне Күкчә авылы китапханәсендә татар шагыйреязучыГ. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевка багышланган китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә язучының китаплары куелды.

Продолжается акция и в нашей школе. С начала учебного года в ней приняли участие более 450 человек. Многие учащиеся с радостью откликнулись на  акцию. Некоторые из них принесли не одну, а несколько книг и в большинстве случаев, это новые книги.

На сегодняшний день самые активные дарители - это учащиеся 5 В класса (классный руководитель Гильфанова Алсу Магсумовна), ребята подарили 250 книг. Так же активное участие в акции принимает 10 Б класс (классный руководитель Нуртдинова Елена Яковлевна), учащиеся этого класса подарили 184 книги.

Спасибо всем, кто принял участие в акции!

Ваша книга еще раз доставит удовольствие и пользу своим читателям!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International