Бигрәк тә газет - журналлар укырга урта яшьтәге һәм өлкән буын укучыларыбыз тартыла. 11 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Омтылсаң яңалыкка, рәхим ит матбугатка!” исемле китапханә сәгате үткәрелде. Көндәлек яңалыклар белән даими танышып барып, заман белән бергә атлыйк!
Мәктәптә Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп турлары дәвам итә. Бүген информатика фәне буенча олимпиада үткәрелде. Анда 7-9 класс укучылары катнашты. Уңышлар телибез!
Во всех населенных пунктах Тюлячинского района в частном секторе была взята кровь от коров на бруцеллез и лейкоз, проведена туберкулинизация, и обработка против подкожного овода. Всего было исследовано и обработано 2066 голов крупного рогатого скота. Так же подвергнуто вакцинации против сибирской язвы и Эмкара крупный рогатый скот частного сектора -5346 голов, хозяйств -10615 голов .
11 нче октябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре территорияләрен чүпләрдән арындыру өмәсе уздырды. Тирә-ягыбыз чистарып, ямьләнеп , матурланып калды .
Агымдагы елның 10 нчы октябрендә Балалар иҗат үзәгенең Олы Мишә урта мәктәбендә оешкан “Табигать балалары” түгәрәге авыл китапханәсендә кунакта булды. Түгәрәккә йөрүче укучылар, Баширова Нурия Илдус кызы белән берлектә авыл тарихын, аның территориясен, географик урынын өйрәнделәр. Шулай ук, туган ягыбыз - Теләченең тарихына да тукталып, 25 еллык хәтирәләрен барладылар. Фәнни-гамәли кичә файдалы мәгълүматларга бик бай булды.
Кайсы хуҗалык икътисадый яктан тотрыклы һәм кайсы хуҗалык хезмәт хакларын бирүдә тоткарлыклар тудырмый? Район күләмендә узучы бәйрәм чарасына чакырылучы хуҗалыклар, алдынгы хезмәтчәннәр әлегедәй күрсәткечләрне исәпкә алып чакырылды да инде. Алдынгыларыбызны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән бәйрәм кунагы – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов әлеге тармак буенча районыбызның начар эшләмәвен билгеләп үттеләр.
Олы Мишә урта мәктәбе тәҗрибә участогында яшелчә һәм җиләк җимеш уңышлары мулдан булды. Алмагачларыбыз алмаларга сыгылып утырдылар. Инде менә кишер, чөгендер, кәбестә уңышларын җыйдык. Үз хезмәтебез белән үстергән яшелчәләр белән үзебез үк мәктәп ашханәсендә тукланабыз. Яшелчә, җиләк –җимеш яшь организм өчен кирәкле витаминнарга бай.
Агымдагы елның 10 октябрендә Саба районының Шәмәрдән бистәсе һәм Килдебәк авылында мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында мини-футбол буенча зона уеннары узды,ярышта Саба, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Теләче, Балык Бистәсе, Биектау, Балтач һәм Кукмара районнары җыелма командалары катнашты.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9650 кг.,1 сыерга 15,6 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 15,1 кг. туры килә, Теләче Агро ҖЧҖның Сауш булекчәсе 1 сыерга 13,3 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 11,1 кг.