Бүген балалар белән көзге паркка экскурсиягә бардык,көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлекләрен үстерү һәм кызыксыну хисе тәрбияләү максатыннан.

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Балалар белән экскурсиягә барыр алдыннан,юлда йөргәндә һәм табигатьтә булганда үтәлергә тиешле  куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек.

 Без анда көзге табигатьне күзәттек, матур яфраклар ,чыршы күркәләре җыйдык, күңелле уеннар уйнадык. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде . Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды. Балаларга экскурсиядән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International