11 нче октябрь көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә ”Сәламәтлек-зур байлык”дигән темага сыйныф сәгате үтте. Дәрестә укучыларга дөрес туклану, көндәлек режимны саклау, гигиена таләпләрен үтәү, хәрәкәтләнүнең файдасы һәм зарарлы гадәтләр турында сөйләнде. Укучылар сәламәтлек турындагы мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр, уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. “Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз, аны сакларга кирәк”, - дигән нәтиҗәгә килделәр.